Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Яшьләргә клуб кирәк

    Илдар Шәмсетдинов Ба­кырчы авыл җир­леге башлыгы вазифасына сентябрьдә кереште, шу­ңарчы Олы Тархан җирле­генә җитәкчелек иткән иде.

    Бай эш тәҗрибәсе булган Илдар Мәхмүтгә­рәй улы, кем әйтмеш­ли, җиң сызганып, зур теләк белән авылны төзекләндерүгә алынды. Ул Үтәмештә туган, һәм җирне дә, бөтен тирә-як авылларны да җанга якын газиз төбәге дип саный. Шулай булгач, якташлары, кече ватаны хакында кайгыртмый булдыра алмый.
    Беренче эш итеп активист­лар территорияне төзек­ләндерүгә керешәләр, чөнки чисталык һәм тәртип булган җирдә генә яшәве рәхәт. Юл кырыйларындагы катыкураларны чабалар, урамда аунап яткан төзелеш материалларын алалар, чүп-чарны чыгаралар, яшь агачлар утырталар. Даими көндәлек эш шундый булырга тиеш, дип саный җирлек башлыгы.
    Авылларның өчесендә дә яңа обелиск төзегәннәр. Тик менә Дан орденнарының тулы кавалеры Григорий Данилович Садовниковның туган авы­лы Чуаш Чурапанында ял үзәге, безнеңчә әйтсәк, клуб булмавы гына борчулы. Ә бит анда 30 яшькәчә - 30 һәм 18гә кадәрге шулкадәр кеше яши. Һәм яшьләргә буш вакытларын кечкенә генә авыл китапханәсендә уздырыр­га туры килә. Үтәмештә дә шундый ук проблема: авария хәлендәге авыл мәдәният йорты ябык, ә яшьләргә (30 яшькә кадәргеләр 72!) кая барырга? Матур койма, тимер капкалар һәм яктырткычлар белән бизәлгән Бакырчы мәдәният йортына инде, әле бит ул да капиталь ремонтка мохтаҗ. Район башлыгы Рәмис Сафиуллов әлеге мәсьәләне чишүдә булышырга вәгъдә итте.
    Актив эшчәнлегенең нә­тиҗә­ләре дә күз алдында. Вак таш җәелгән юл һәм тирәсе тотып алынган Бакырчы чишмәсе, Чуаш Чурапанында һәм Чуаш Чагылдымында урамнарга 20 яктырткыч куелган, Чуаш Чурапанында зират өлешчә ремонтланган, урам юллары төзек­ләндерелгән һәм яңа күпер салынган, коеларны төзәтү дәвам итә һәм башкалар. Башка­расы эшләр дә бихисап, әмма район башлыгының мактавы сөенечле. Әле ул Бакырчы җирлеге районда иң төзекләрнең берсе булыр дигән ышаныч та белдерде. Үзара салымда барсы да актив катнашса, авылларда тагын күпме яңарыш булыр иде. Кайберәүләрнең саранлыгы аркасында җирлекләр 876 мең сумнан колак какты­лар. Ул акчаларга ника­дәрле файдалы эшләр башкарып булыр иде.
    Җирлек территориясендә 6 крестьян-фермерлык хуҗалыгы һәм 9 шәхси эшкуар эшчәнлек алып бара. Авыл халкы, шәхси хуҗалыкларда терлекләр санын саклап калу өчен республика субсидиясен файдаланып, 167 сыер асрый, ә мөгезле эре терлекләр барлыгы 534, 48 ат, 202 кәҗә һәм сарык бар. "Бакырчы" ҖЧҖ төп товар җитештерүче һәм эш белән тәэмин итүче, шулай ук барлык мөһим чараларда хәйрия ярдәме күрсәтүче. Пай җирләрен арендалаган өчен хуҗалык ашлык белән түли.
    Демографик хәл дә өметләндерә. Әгәр 2013 елда 6 сабый туган, 32 кеше үлгән булса, 2014 елда чагыштырмача 3 һәм 20; ә былтыр - 4 һәм 13. Гыйн­вар да бер баланың дөнь­яга килүе белән сөендергән.
    ФАП мөдирләре раслаган­ча, җирлектә дүртәү, авыл халкы аларга профилактик максатлардан ешрак йөри башлаганнар.
    Җыелыш барышы көтелмәгән шау-шу белән өзелде. "Сыер савучылар кичке савымнан килделәр", - дип елмайды Илдар Мәхмүтгәрәй улы.
    Керә торган ишектән авыл халкы белән шып­лап тулган залны күргәч, күңелләрем яктырып китте: биредә битарафлар юк, димәк, җирлек адми­нис­трациясе белән берлектә кабул ителгән бөтен планнар да тормышка ашачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: