Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Язны каршылап

Май чабу бәйрәменә җыелган тәтешлеләрне кар-бураннар куркытмаган.

Яшь башкаручы Арина Теплованың "Валенки" дигән шаян җыры көчәя барган буранны үртәгәндәй булды. Берсеннән-берсе матур милли кос­тюмнар кигән "Сәйлән", "Умарина", "Мерчен", район мәдәният йорты, балаларга өстәмә белем бирү үзәге коллективларының дәртле биюләре һәм җырлары җыелучыларны күңел ачарга, күмәк уеннарга дәртләндерде. Кызлар шаян такмаклар әйтеп, мәйданда төрле тәм-томнар, клиндерлар сатып йөрделәр. Балалар исә уен мәйданчыкларында тирләп-пешеп күңел ачтылар: капчык киеп йөгерделәр, чаналарда һәм кечкенә чаңгыларда шудылар, аркан тартыштылар... Оттыручылар булмады, барсына да татлы призлар таратылды. Өлкәннәр дә көч-куәттә, җитезлектә, елгырлыкта һәм башка күп кенә уеннарда көч сынаштылар. Шулай ук беренчелек өчен, бусы инде җитди уен, хоккей мәйданчыгында шәһәр, Алабирде һәм Келәш җыелма командалары арасында киеренке көрәш барды. Балаларга өстәмә белем бирү үзәгендә һәм сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләрнең декоратив-кулланма сәнгать әйберләрен сату-күргәзмәсендә дә кешеләр шактый иде. Анда иҗат берләшмәләре җитәкчеләре Татьяна Демина, Галина Глотова, Наталья Шитенкова, Татьяна Ахтоновалар балалар иҗа­тын тәкъдим иттеләр: челтәрләп эшләнгән картиналар, талисманнар, агачка төшерелгән бизәкләр, балчыктан әвәләп, кәгазьдән һәм каезланган юкәдән үреп эшләнгән әйберләр һәм башкалар. Сатып алучылар һәм тамашачылар балаларның иҗади сәләтенә, күргәзмәгә куелган эшләргә соклануларын һәм аны оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр.

Май чабу бәйрәменең төп күрке - коймаклар һәм күңел ачу. Шәһәр мәктәпләре һәм җәмәгать туклануы предприятиесе аш пешерүчеләре берсеннән-берсе тәмле, юка һәм кызарып торган коймаклар пешерүдә осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәмгә җыелучылар барсы да әлеге ризык белән сыйланырга һәм кайнар чәй эчеп җылынырга ашыктылар. Җиз самавыр колак­ларына элеп куелган клиндерләр кояшны хәтерләтте. Борынгыдан килгән ышану буенча кешеләр алтын төсендәге коймак ашаганда җир йөзендәге барлык җан иясенә тормыш һәм көч бүләк итүче Кояш җылылыгын һәм куәтен үзләренә алалар икән. Әлеге бәйрәмнән соң, һәркем бер-берсеннән гафу үтенә, хәтта беркемне кыерсытмаган булса да. Чөнки безнең бөтен яшәешебез биг­рәк тә үзебезне яратуга, үз теләгебезне тормышка ашыруга бәйле, шуңа да, нинди дингә ышануыңа карамастан, һәркем "гафу итегез" дип сорарга тиеш.

Кышны киләсе елга кадәр озатып, бәйрәм карачкысын яндыру вакыты җитте. Бу гамәл очраклы түгел, чөнки гомер-гомергә утта карачкы гына түгел, ә барлык бәла-казалар һәм бәхетсезлекләр дә янып юкка чыга дигән ышану бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: масленица

2
X