Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ятьмәгә эләкмәгез

Әгәр эшләүче пенсионер агымдагы ел азагына кадәр эшеннән китмәсә, бу чакта ул үткәндәге индексацияләр исәбе белән пенсия ала алмаячагы турындагы ялган мәгълүматлар таралу очраклары теркәлгән.

(Тәтеш, 22 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Тәтеш районы пенсия фонды идарәсе уяу булырга һәм алдакчылар ятьмәсенә эләкмәскә өнди! Пенсионер, гамәлдәге закон нигезендә хезмәт эшчәнлеген туктаткач, тулы күләмдәге пенсиясен эш урыны тоткан вакыттагы барлык индексацияләр исәбе белән ала башлаячак. Исегезгә төшерәбез, хезмәт эшчәнлеген туктатучының, аның тарафыннан пенсия индексацияләрен яңадан торгызу һәм аны тулы күләмдә түли башлау эштән китү датасыннан алып өч ай тулганнан соң барлыкка килә. Пенсионерга көтелгән вакыт (өч ай) өчен бер тапкыр компенсация ясала.

Шикләнгән барлык очракларда Татарстан Республикасы буенча пенсия фонды бүлегенең (843) 279-27-27 телефоны һәм РПФ Идарәсенең 0-74 белешмә телефоны буенча кайнар линиягә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирәбез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X