Тэтеш таңнары
  • Рус Тат
  • Яз көтелмәгәнчә килә...

    Язгы ташуга ничек кенә әзерләнсәк тә, ул бездә көтелмәгәнчә башланды.

    Кар күптәннән эри башласа да, бу процесс бик акрын барды. Ә менә узган дүшәмбедә, кинәт җылытып җибәрү аркасында, язгы сулар күп кенә тәтешлеләргә күңелсезлек­ләр китерде. Мәсәлән, Камай урамындагы 19нчы йортта (рәсемдә) яшәүчеләр эштән кайткач подъездларына һәм фатирларына тулган суны күреп, өнсез калалар.

    Шушы урам буйлап язгы су мунчадан алып түбәнгә таба, пристань юлын юып, ташкын булып акты.
    Шәһәрнең башка урамнарында да хәл борчулы булды, дистәләгән йортны су басты. Производство, Тәтешкә 200 ел, Гагарин, Энергетик­лар, Калинин һәм башка урамнардагы йортлар зыян күрде. Кар сулары коллекторларга акса да, әлеге система аны үткәреп өлгерә алмаганлыктан, су ташкыны урам буйлап агуын дәвам итте. Кайбер урыннарда йорт хуҗалары үзләре дә гаеплеләр - берәүләр йорт тирәләрен кардан арындырып, канаулар казысалар, икенчеләре бу эшне башкарырга иренгәннәр һәм нәтиҗәдә ага торган су юл таба алмыйча, куәтле буа барлыкка китергән. Ә бит моны булдырмау өчен кулга көрәк алып берничә минут эшләү дә җитәр иде.

    Шәһәр башкарма комитетында ышандыруларынча, җирле хакимият язгы ташуга әзер булган, әгәр дә көннәр кинәт җылынып китмәгән һәм кайбер тәтешлеләр битарафлык күрсәтмәгән булсалар, кар эрегәнне без сизми дә калган булыр идек. Ә болай барлык булган махсус техниканы мобилизацияләргә һәм төн­озын эшләргә туры килгән. Шәһәр өчен язгы күңелсезлек шуның белән тәмамланыр дип ышанасы килә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: