Язгы кырлар музыкасы
"Содружество" ҖЧҖ кырлары техника гөрелтесенә күмелде - чәчү бара.
Язгы чәчү башлануга игенчеләр белән беррәттән бөтен коллектив сөенә, чөнки быелгы уңышка бүген нигез салына. Эшләр көйле барганда сөенми мөмкин түгел. Чәчүгә җентекләп әзерләнгәннәр: җитәрлек күләмдә ягулык-майлау материаллары, ашламалар, элиталы орлыклар әзерләгәннәр, хәтта икенче репродукциялеләре дә юк. Хезмәтне саклау турында да кайгыртканнар. Хуҗалык белгечләрен дә махсус эш киемнәре белән тәэмин иткәннәр.
"Май салкын булса - икмәк тә мул була", "Туннан чәч - күлмәктән җыеп ал", - дип, мәкальләрне тезеп китте үсемлекчелек буенча директор урынбасары Әхмәт Галәтдинов. - Көннәрнең салкын торуы бик әйбәт: корткычларны юк итә, дым парга әйләнми.
Биредә басуга 18 апрельдә чыканнар, эшне туңга сөрелгән җирләрне тырмалаудан башлаганнар, бу 4 мең гектарда башкарылган, күпьеллыклар белән бергә хуҗалыкның 18 мең гектар җире бар.
Уҗымнарны тукландыру тәмамланып килә, көн саен 600-700 гектар ашлана. "Амазоне", "Раух" һәм "Бредал" тагылган МТЗ тракторларында тәҗрибәле механизаторлар Виталий Горланов белән Александр Морозов, Алексей Авдеев белән Николай Алешин тәүлек әйләнәсе уҗымнарны тукландыралар. Александр Камаев бер сменада гына эшли. Уҗымнар самолеттан да тукландырыла.
Чәчү агрегатлары тагылган чит ил машиналары - "Джаундир", "Нью Холланд"лар тырмаланган һәм ашланган җирләрдә туктаусыз эшлиләр, алар белән тәҗрибәле игенчеләр Сергей Филатов белән Евгений Маврин, Дмитрий Трошин белән Николай Ивлев һәм Сергей Аввакумов белән Сергей Ивлевлар идарә итә. Техника бер үк вакытта ашлама кертергә, туфрак культивацияләргә, чәчәргә һәм катокларга да мөмкинлек бирә. Тәүлегенә 450 гектарга кадәр чәчәләр. Чәчкечләргә орлыклар тутырган арада Сергей Ивлев (рәсемдә) белән сөйләшеп алабыз. Аның эшеннән канәгать булуы елмаюлы шат йөзеннән күренеп тора.
- 20 апрельдән бирле арпа чәчәбез. "Нью Холланд"та икенче ел эшлим - бер дигән техника, минем элекке МТЗ белән чагыштырырлык түгел. Кабинада үзеңне очучы итеп тоясың - барсы да электроникага корылган.
Кырлар хуҗасы КамАЗ кузовыннан алтын елга булып аккан орлыкларны игътибар белән күзәтә. Эшне исәпкә алу өчен кырга механизаторлар белән бергә икътисадчылар - Валентина Курникова, Надежда Зотовалар килгәннәр.
- Техниканы заправкалау, төшке аш мәсьәләләре ничек хәл ителә? - дип сорыйм Әхмәт Әхәтовичтан. - Кырда ике заправкалаучы - Денис Прутсков һәм Алексей Ярандаев эшли. Чәчүдә катнашучыларга аш көнгә ике тапкыр басуга китерелә. Һәр агрегатка ашлама һәм орлык ташучы машиналар беркетелгән. Бүген чәчүдән дә мөһимрәк мәсьәлә юк. Кырда көн саен 75 механизатор (40 трактор), 30 шофер һәм 20 эшче хезмәт куя.
"Содружество" коллективының эше матур бара. Көндез дә, төнлә дә эш кайнап тора. Игенчеләр шикәр чөгендере чәчүгә керешәләр, ул 1,5 мең гектар биләячәк. Аны чәчүне - 10 көндә, ә барлык бөртеклеләрне Җиңү көненә тәмамларга планлаштыралар.
Көзен игенчеләр бөртеклеләрнең гектарыннан - 30, шикәр чөгендереннән - 400 һәм рапстан 20 центнер уңыш алырга исәп тоталар. Киләчәктә дә үз холдингларында алдынгылыкны кулдан ычкындырмаска уйлыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев