Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Язгы чәчү кампаниясенә әзерлек тизләтелгән режимда бара

17 февральдә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев 2020 елгы язгы кыр эшләренә багышланган селектор киңәшмәсе уздырды.

(Тәтеш, 18 февраль, “Тәтеш таңнары”).  Татарстаннан чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков катнашты.

Киңәшмәне ачып, Дмитрий Патрушев, язгы чәчү кампаниясенә әзерләнүне тизләтелгән режимда алып барырга кирәк, дип ассызыклады, чөнки һава шартлары аркасында кайбер төбәкләрдә быел чәчү эшләре элеккеге уртача сроклардан алданрак башланырга мөмкин.

Моның өчен авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен минераль ашламалар, орлыклар, ягулык-майлау материаллары, техника һәм башка ресурслар белән вакытында һәм тиешле күләмдә тәэмин итәргә кирәк.

Искәртеп узабыз, моңа  кадәр Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  машина-трактор  паркын  һәм орлык  материалын әзерләүне кыска срокларда  төгәлләргә кирәклеге  турында  әйткән иде.

Татарстанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан язгы чәчүгә әзерләнү билгеләнгән режимда, әмма язның иртә килү ихтималын истә тотып, алып барыла.

Татарстан Республикасы буенча чәчүлек мәйданы быел 2,8 млн га тәшкил итә.
2020 ел уңышы өчен көзге культуралар 494 мең га чәчелде, шулардан: көзге бодай – 370 мең га; көзге арыш – 121 мең га. Көзге культуралар мәйданының 95%ы бүген яхшы халәттә.
Чәчүлекләр структурасы буенча Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы күрсәтмәләре нигезендә быел шикәр чөгендере мәйданы 15%ка киметелде. Бу мәйданнарда культуралар чәчеләчәк.
Минераль ашламалар 80 мең тоннадан артык тупланган, бер гектарга 30 кг чамасы (2019 елда – 24,5 кг иде). Уңыш өчен гектарга кимендә 70 кг кертү планлаштырыла (узган елдагыдан 15 кг күбрәк).
Чәчү кампаниясенә 11 мең трактор, 6 меңнән артыкчәчкеч һәм культиватор, 700 киң алымлы чәчү комплексы җәлеп ителәчәк. Техниканы әзерләү 1 апрельгә төгәлләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X