Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Язның бер көне ел туйдыра

Районыбызда чәчүнең кызган чагы.

Көн саен кырларда 18 чәчү комплексы һәм 40 чәчү агрегаты эшли. Милек формасы төрле булган 43 авыл хуҗалыгы предприятиесе иртә сабан культуралары чәчү белән мәшгуль. Барлыгы 45 мең гектардан артык чәчәргә кирәк, шуларның 32193 гектарын бөртекле сабан ашлыклары һәм бөртекле-кузаклы культуралар билиячәк. Бүгенге көнгә бөртекле сабан культуралары мәйданнарның 36 процентына чәчелгән. Игенчеләр бодай, арпа, солы, борчак, берьеллык үләннәр чәчәләр. "Колос"та шикәр чөгендере чәчәргә керештеләр.

Язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен ягулык-майлау материаллары җитәрлек, бүгенге көндә тәэсир итүчән матдә исәбеннән чәчүлекләрнең 1 гектарына 54,2 килограмм ашлама әзерләнгән.

"Чәчү эшләренең хәлиткеч атнасы бара, - дип билгеләп үтте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Евгений Курков, - район башлыгы куйган бурычны - чәчүне 9 майга тәмамлауны күпчелек хуҗалыклар 5 майга үтәрләр дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев