Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Язын сулыклар куркыныч!

МЧС хезмәткәрләре боз өстенә керүнең сәламәтлек һәм тормыш өчен бик тә хәвефле булуын искәртәләр.

Сулыклардагы язгы бозның ышанычсызлыгы турында сөйләп торуның кирәге бармы?
МЧС хезмәткәрләре мисалга күңелсез статистиканы китерәләр: 10 мартта Минзәлә районында Ык елгасында УАЗ белән 3 кеше бата, шулар арасында 13 яшьлек бала да була, икесе бата торган машинадан чыгып котыла. 23 мартта Кайбыч районында Кичү авылы янындагы Гөбенә елгасында - балыкчы, 26сында Идел култыгында Октябрьск поселогы янәшәсендә ике чистайлы боз астына китә. Ә барлыгы боз каткан вакыттан алып республикада 16 бәхетсезлек очрагы күзәтелгән. Ни аяныч, 10 кеше һәлак булган.

Безнең балыкчылар да мавыгып китеп иминлек чараларын санга сукмыйлар. "Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кече суднолар дәүләт инспекциясе үзәге" ФКУның Кама Тамагы участок инспекторлыгының кече суднолар буенча дәүләт инспекторы Алексей Ананьев һәм Буа шәһәрендәге 1нче төбәк эзләү-коткару отряды хезмәткәре Александр Вишняков белән иртәнге якта Иделгә чыктык. Даими үткәрелә торган мондый рейдларның максаты - бәкедән балык каптыра торган урыннарда бозның торышына контрольлек итү, шулай ук бәхетсезлек очрак­ларын кисәтү буенча профилактик эш алып бару. Тәтешлеләр инде текә яр буена басып Иделдә боз китүен сокланып күзәтүне түземсезлек белән көтәләр. Шулай булгач, һәвәскәр балыкчыларның ваемсызлыгына гаҗәпләнергә генә кала. Тәҗрибәле балыкчылар "шалтр" һәм "Буран" белән боз өстенә чыгучы яки Кама Тамагы районына баручы "тәвәккәл" кешеләрнең булуын да әйттеләр.

Пристаньга төшәбез зур күлләвекләр аша яр буена килеп туктыйбыз. Ул буш диярлек, бер Ока гына тора. Берәү, мөгаен, аның хуҗасыдыр, ярдан 20 метрлар чамасында гына, су катмаган җирдән ерак түгел, бәке янында утыра. Аз гына читтәрәк ачык кызыл төстәге коткару жилеты кигән тагын бер балыкчы күренде.

Алексей Ананьев шушы көннәрдә рейд вакытында боз өстеннән көймә сөйрәп баручыларны күрүләре хакында сөйләде. Димәк, балык­чылар үзләренең иминлекләрен тәэмин итәргә тырышалар, чөнки боз өстенә чыгуның куркыныч икәнлеген аңлыйлар, әмма ләкин барыбер чыгалар!
"Законда юка боз өстенә чыккан кешеләрне җәзага тарту каралмаган, - диләр коткаручылар. - Без, профилактика кысаларында, бары тик балыкчыларны бозның үлемгә китерүе хакында гына кисәтә алабыз".

Нигезле
МЧС хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, районда язгы ташу контрольдә. Кечкенә елгалар һәм буалар көндәлек режимда күзәтү астында. Суларның кискен күтәрелүе күзәтелми. Район буенча МЧС Идарәсе начальнигы Евгений Никитин ышандырганча, бездә халыкны саклау, гадәттән тыш хәлләрне булдырмау өчен бөтен чаралар күрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев