Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

“Җәйге көннәр” җиңү китерде

“Тәтеш таңнары” сайтында узган “Мин һәм минем җәй!” бәйгесенә 31 фоторәсем җибәрелде.

(Тәтеш, 6 август, "Тәтеш таннары").

Бәйгедә катнашучылар белән бергә без Идел буенда булдык, туган як болыннары буйлап йөрдек, авыл көнкүреше белән таныштык. Кыс­касы, җәйге сәяхәт кылдык.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Виктория Никитина җибәргән “Җәйге көннәр” фотосурәте җиңүче булды. Рәсемдә – аның өч яшьлек кызы ­Мирослава. 

– Социаль челтәрләрдә конкурс турында мәгълүмат күрдем һәм анда катнашырга булдым. Бу безнең беренче шундый тәҗрибә. Татарстаннан гына түгел, Удмуртиядән дә дусларыбыз һәм танышларыбыз тавыш бирүенә карамастан, җиңәрбез дип көтмәгән идем, – дип уртаклашты Виктория.

“Авангард” газетасы редакциясеннән кызыксындыру бүләген Алексей Гнусарьков алачак. Тавыш бирү саны буенча аның улы Роман төшкән “Нәрсә ул җәй” фотосурәте икенче булды.
Безнең “Тәтеш таңнары” сайтындагы һәм социаль челтәрләрдәге яңалыкларны күзәтеп барыгыз, конкурсларда катнашыгыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев