Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Ындыр табагында ике сменада эшлиләр

    Ындыр табагында ике сменада иртәнге җидедән төнге бергә кадәр эшлиләр.

    Бөртек эшкәртүдә ике Валентина - Остроглазова һәм Сизова, Николай Кузин һәм Александр Крутовларның көрәкләр белән җитез эшләүләренә күз иярми. Ике укучыны да күреп алдык: Вася һәм Толя Ячминкиннар каникулда әти-әниләренә ярдәм итә алуларына сөенәләр. Тәҗрибәле механизаторлар өч Геннадий - Прытков, Пугачев һәм Кузиннар үз карамакларындагы техникаларны - ашлык эшкәртү машинасын, төягечне һәм МТЗны төзек тоталар, аларның тик торуларына юл куймыйлар.
    "Биредә барлыгы 17 кеше эшли, - дип сөйли ындыр табагы мөдире Елена Прокофьева. - Уракта һәр минут кадерле булуын барсы да аңлыйлар, эш темпларын киметмәскә тырышалар. Якшәмбе көнне 270 тонна ашлык кабул иттек".
    200 тоннага якыны өченче класс белән элеваторга озатылган, 150 тонна чәчүлеккә салынган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: