Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җыр белән хезмәтне бәйләп

Җыр-моң яңгырап торган Байраш мәдәният йортына авылның яше дә, карты җыелган.

Аның залына күңелләрне ымсындырып коймак исе таралган. Баксаң, милли кименәр кигән Мөшәрәфә апа Хисамова кунаклар килгәнне көтә икән. Җирлекнең уңган хуҗабикәләре табын тутырып гөбәдия, чәк-чәк, өчпочмак, кыстыбый һәм башка күп төрле тәм-томнар пешергәннәр. Авылның үткәнен һәм хәзергесен яктырткан стендта аның тарихы, танылган кешеләре, спорт һәм мәдәният тормышы гәүдәләндерелгән. Күргәзмәдәге матур җепләрдән бизәкләп бәйләнгән һәм агачтан эшләнгән әйберләрне, сәйләннән ясалган гөлләрне караганда әлеге җирлектә кул осталарының күп булуына сөенеп куясың. Борынгы экспонатлар да күпләрдә кызыксыну уятты. Янәшәдә торган ап-ак мич һәм мич башына менеп кунаклаган малайларның кунакларны зарыгып көтүләре һәм һәр тамашаны өстән күзәтеп утырулары, балачакны искә төшереп, күңелгә ниндидер бер җылылык өстәде.
Бәйрәм кичәсе Илсөя Хисамова башкаруындагы "Олы Тормы" җыры белән башланып китте. Бер-бер артлы яңгыраган Әлфинур Хәйбуллина, Рәис Гыйззәтуллин, яшь җырчы Рөстәм Җәләлетдиновларның аһәңле тавышлары һәркемне сокландырды. Сәвия Җамалетдинованың әниләргә һәм авыр сугыш елларына багышланган шигырен укыганда йөрәкләр сыкрап куйды. "Асылъяр" ансамбле биюе күңелләргә хуш килде һәм көчле алкышларга күмелде. Балалар үзләренең спорт номерлары белән сөендерселәр, Касыйм Ильясовның тальянда татар халык көйләрен уйнавы, Илсөя Хисамова һәм Люция Хәйруллина башкаруындагы дуэт тамашачы мәхәббәтен яулады. Ә инде мәзәкчән итеп әзерләнгән "Аулак өй" күренеше күңелләрне җилкендерде һәм рәхәтләнеп көләргә мәҗбүр итте.
Концерт "Зәлидә" фольклор ансамбле һәм барлык катнашучыларның күмәк хоры белән тәмамланды.
Ахырдан чыгыш ясаган район Советы аппараты җитәкчесе Людмила Абрамова һәм җирлек башлыклары Илсия Хисамова белән Әсхәт Гобәевлар авыл эшчәннәренең килчәктә дә хезмәтләрен ял белән бергә бәйләп яшәүләрен һәм эшләрендә уңышлар юлдаш булуын теләделәр.
Концерт алдыннан була торган дулкынланулар, һәр нәрсәнең төгәллеген тикшерүләр, "җиде кат тир чыгарып" әзерләнүләр һәм кабатлаулар - барсы да артта калды. Авыл җирлекләренең иҗат коллективлары үзләренең имтиханнарын "бик яхшыга" тапшырдылар. Бу матур кичә байрашлылар һәм тормылыларның һәр яктан тырыш, уңган, өлгер булуларын тагын бер кат раслады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев