Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ышанычыгыз өчен рәхмәт

Агымдагы елның икенче ярты еллыгына "Тәтеш таңнары" һәм "Авангард" газеталарын 5200 укучыбыз яздырды.

Бәяләр арту сәбәпле язылу кампаниясе авыр булды, шулай да - 92 процент газета укучы безнең бе­лән калды. Редакция коллективы ышанычыгыз һәм яр­дәмегез өчен һәрберегезгә рәхмәтле. Шулай итеп яңа иҗат ялкыны белән икенче ярты еллыкка аяк бастык.

Без почта эшчәннәренә подписка вакытында куйган тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтлебез, аеруча да район газетасын укучылар санын киметмәүчеләргә. Куелган бурычларны Льяш (112 процент), Жуково (110), Удельное Нечасово (108), Киртәле (107), Алекина Поляна (105), Чинчурино (104) элемтә бүлекчәләре уңышлы башкардылар, һәм шулай ук Килдеш, Пролей-Каша, Бидәңге, Урюм, Олы Шәмәк, Олы Тормы авыллары да дәүләт заказы планын 102-100 процентка үтәделәр.

Совет аппараты һәм райбашкарма комитеты хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре подписка оештыруда зур ярдәм күрсәттеләр. Барыгызга да чиксез рәхмәт! Киләчәктә дә сезнең белән бергәләп, районның данлы елъязмаларын язачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев