Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәйкәл – ул хәтер

Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү буенча район оештыру комитеты утырышы булды.

Анда әлеге датаны каршылау уңаеннан гомуми белем һәм медицина учреждениеләре эше, Җиңү паркын төзекләндерү һәм һәлак булган сугышчыларыбызга куелган һәйкәлләрнең торышы турындагы мәсьәләләр тикшерелде.

Мәктәп балалары - барлык чараларда иң актив катнашучылар. Алар ветераннарга һәм тыл эшчәннәренә ярдәм акцияләре оештыралар, аларның истәлекләрен язып алалар, һәйкәлләрне карап торалар, төрле конкурсларда, фестивальләрдә катнашалар, сыйныф сәгатьләре уздыралар. Мәгариф бүлеге начальнигы Людмила Абрамова утырышта шуларның барсы хакында да сөйләде.

Үзәк район хастаханәсе баш табибы Ринат Салаватуллин ветераннарга, тол калган солдат хатыннарына һәм тыл эшчәннәренә медицина-санитария ярдәме белән таныштырып, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлегенең "Безнең кадерле ветераныбыз" проекты кысаларында хәйриячеләр ярдәмендә сугышта катнашучылар өчен тагын ике палата җиһазлау планлаштырылуын әйтеп үтте.

"Районда сугышта катнашкан барлыгы 49 ветеран калды, шуңа да табиблар, мәктәп балалары атнага ике тапкыр алар янында булырга тиешләр", - диде район башлыгы Валерий Чершинцев.

Яңартылган Җиңү паркы нинди булачак? Ул Җиңүнең 30 еллыгы хөрмәтенә булдырылган, хәзер аны үзгәртеп кору таләп ителә. Планнар мондыйрак: периметры буенча - куаклардан "койма", җәяүлеләр һәм велосипедта йөрүчеләр юлы яктыртылачак. Парк үзәгендә сугыш чоры балаларына һәйкәл (проекты тикшерелә) урнаштырылачак, дип планнар белән уртаклашты район архитекторы Илгиз Кудяков.
Район ветераннар советы рәисе Геннадий Королев якташларыбыз һәйкәлләренең торышы турында җентекләп сөйләде.

Районда 49 һәйкәл бар, өч авылда - Түбән Тарханда, Ильинскида, Баймәттә алар бөтенләй юк, дип билгеләп үтте ул, ә булганнарының күбесен карарга һәм ремонтларга кирәк. Һәйкәлләрнең күпчелеген агач ботаклары каплап алган, аларга илтүче сукмакны чүп үләннәре басып киткән. Мондый караш булырга тиеш түгел.

Геннадий Королев игътибарны язуларга, символларга, һәлак булучылар исемлеге язылган таб­личкаларга юнәлтте, бигрәк тә Советлар Союзы Геройлары яки Дан орденнарының тулы кавалерлары булган авылларда.

Ул җирлек башлыкларын ветераннар оешмалары, җитәкчеләр, авыл активистлары белән берлектә, яз җиткәнне көтмичә, һәйкәлләрне ремонтлауга, аларның тирә-якларын чистартуга керешергә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев