Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җылы сүзләрдә– җан азыгы

Бүген – Социаль хезмәткәрләр көне.

(Тәтеш, 8 июнь, “Тәтеш таңнары”). Зоя Корсакова халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлегендә унҗиде елдан артык социаль хезмәткәр булып эшли.

Картлык сизелмичә килеп җитә, аның белән бергә сәламәтлек һәм ялгызлыкка бәйле проблемалар да калышмый. Мондый авыр вакытларда өлкән кешеләргә ярдәм һәм терәк кирәк.

“Минем әбекәйләрем”, – дип иркәләп әйтә үзенең кул астында тәрбияләнүчеләрне Зоя Ивановна, ә өлкән хатын-кызлар, үз чиратында, аңа эчкерсез яратулары белән җавап бирәләр. Гәҗитебезнең төрле елларда бастырылган язмалары да шул хакта сөйли. “Бу дөньяда башкаларның шатлыкларын һәм кайгыларын үз йөрәкләренә якын кабул итүче кешеләр булуы яхшы”, – дип яза аның хакында ТРның атказанган табиб-педиатры Александра Черкашина.

Без Зоя Ивановнаны “эш урынында”, хезмәт ветераны Клавдия Майорова янында очраттык. “Аның турында яхшы сүзләрдән башканы әйтә алмыйм, нәрсә генә сорасаң да, барысын да вакытында башкара”, – ди ул социаль хезмәткәр хакында.

Зоя Корсакова күрше республика, Чуашиядә, күп балалы гаиләдә туа. Училищены тәмамлаганнан соң, биш ел сылаучы-тигезләүче булып эшли. “Ул чакта эшче белгечлек вәкилләре батырлар дип саналды, үземнең һөнәремне бик яраттым”, – дип искә ала ул. Ә аннары кияүгә чыга һәм Тәтешкә күченә.

Халыкка өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлегендә 2001 елдан бирле хезмәт куя. Өч әбине тәрбияләүдән башлый, хәзер мәшәкатьләре өстәлгән, әмма алар Зоя Ивановна өчен авырлык китермидер, хәтта буш вакытын корбан итәргә туры килсә дә, бары тик сөендерә генә кебек тоела.

Бер көн эчендә аңа биш-алты әби янында булырга, җыештырырга, азык-төлек һәм дарулар сатып алыр­га, өлкән яшьтәге кеше өчен кыенрак булган шактый эшләрне башкарырга туры килә. Ихлас рәхмәт сүзләрен ишеткәндә, арыганлыкны тоясыңмы соң инде? 

“Җаваплы һәм башкаручан, игелек­ле”, – дип тасвирлый аны “Тәтеш балкышы” үзәге директоры урынбасары Любовь Мельникова. 

Озак еллар намуслы хезмәте өчен Зоя Ивановна ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау минис­трлыгы Рәхмәт хаты, Тәтеш районы башлыгы Мактау грамотасы, район башкарма комитеты җитәкчесе Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелә.

Зоя Корсакова тәрбиясендә хәзер җитмеш биштән алып туксан яшькә кадәрге унбер кеше, алар арасында бөтенләй ялгызлар һәм балалары туган йорттан читтә яшәгәнлектән еш кайта алмаучылар бар, шуңа күрә өлкәннәрнең төп ихтыяҗы – аралашу.

Монда тыңлый белә торган кеше генә түгел, шулай ук яхшы психолог та булу зарур. Барысының да холык­лары төрлечә, һәркайсына ярарга тырышу җиңелләрдән түгел. Шуңа да Зоя Ивановнага күңелне дәвалаучы да, яхшы әңгәмәдәш булырга да туры килә, ул медицина һөнәренә дә ия – махсус курслар узган.

“Һәркайсына аерым яраклашырга кирәк. Еллар узу белән һәр әбекәй минем өчен якын кешегә әйләнә”, – ди ул. Әлеге сүзләрдә никадәрле җылылык һәм наз, аларны ишеткән “көмеш” яшьтәге һәр кеше яшәреп киткәндәй, ә авырулары һәм ялгызлыгы каядыр еракка чигенгәндәй тоела.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев