Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җылы сүзләрдән күңелле булып китте

Иртә белән редакциядә телефон шалтырады.

(Тәтеш, 7 март, «Тәтеш таңнары»). 
– Гәҗитме? Хәерле иртә! Зинһар, ярдәм итегез! – дип башланды абонент белән сөйләшүебез. – Безгә яңа телевизор бүләк иттеләр, тик менә Тәтеш телевидениесен таба алмыйбыз. 

Без телечелтәр хезмәте күрсәтүче оешмага шалтыратып, хатын-кызның проблемасын аңлаттык һәм аның телефон номерын бирдек. Алар бу мәсьәләгә ачыклык кертергә вәгъдә иттеләр. Шулай да берникадәр вакыттан соң без Тәтеш телетапшыруларын яратып караучы ханымның хәлләре ничек икәнлеген белергә булдык. Галина Хохлова мәсьәләнең җайга салынуын сөенеп хәбәр итте һәм нәкъ тә менә ни өчен редакциягә шалтыратуын аңлатты.  

– Мин Кече Бисәрдән, исемем Галина Евдокимовна Хохлова. Ә гәҗит минем өчен бик якын – мин 10 ел почтальон булып эшләдем, Олы Шәмәккә почта алып кайтырга йөрдем. Иҗтимагый эшләрдә катнаштым, клубта концертлар булганда җырладым да, биедем дә, тик сәламәтлегем генә какшап китте. Хәзер миңа 72 яшь, эшләмим, минем урында хәзер улым Валерий эшли.

Галина Евдокимовнаның хәзерге вакытта Тәтештә кыз туганы Нина Скобелевада кунакта икәнлеге ачыкланды, бакча эшләре башланыр алдыннан үз авылына китәчәк икән. 

– Гәҗитне кайчан китерерләр икән дип тәрә­зәдән күзәтәбез, көтәбез, һәм чиратлашып укыйбыз. Дүртенче биттән укый башлыйм, аннары әйләндереп – беренчесен укып чыгам. Шуннан соң – урта битләргә дә чират җитә. Бөтенесен рәттән укып барам. Авыллардагы җыелышлар турында укыдым, мине андагы яңалыклар кызыксындыра – бөтен җирдә туганнар, танышлар яши шул. Ә сезгә рәхмәт, ярдәм итәсегезне белдек, – дип рәхмәтен җиткерде Галина Евдокимовна, һәм ягымлы хатын-кызның сүзләреннән йөрәккә җылылык өстәлде.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев