Җылы теләкләр ишетүе рәхәт
Редакциябезгә Бакырчыда яшәүче Мөслимә әби Мөхәммәтшинадан җылы эчтәлектәге сәлам хаты килде.
(Тәтеш, 22 май, "Тәтеш таңнары"). “Тәтеш таңнары” гәҗитен гомер буе яздырып, кызыксынып укып барам. Элек Тәтешкә баргач, редакциягә керә идем. Хәзер инде олыгайдым. Район үзәгендә дә күптән булганым юк, шулай да гәҗит аша барлык яңалыкларны белеп торам. Менә квитанция күчермәсен җибәрергә булдым әле, бәлки телевизор отар, дип өметләнәм. Эшегездә уңышлар юлдаш булсын”, – дип яза безнең элекке актив хәбәрчебез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев