Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Йокы туймау иммунитетка тискәре йогынты ясый

Тәтеш үзәк район хастаханәсе табибы Галина ­Горланова җавап бирә:

(Тәтеш, 14 февраль, «Тәтеш таңнары»). “Миңа 45 яшь. Йокысызлык интектерә. Эш көненнән соң минем йоклап аласым килә, ләкин аннары, өйдәге барлык эшләрне эшләп бетергәнче, йокы “кул белән юып алгандай” була – ярты төнгә кадәр күзгә йокы керми. Иртән йокыдан кыен торам, бар гәүдә авырта”, – дип зарын белдерә тәтешле Резидә Л.

Тәтеш үзәк район хастаханәсе табибы Галина ­Горланова җавап бирә:
–     Яхшы йоклау сәламәтлек өчен бик мөһим. Даими рәвештә йоклый алмау иммунитетка тискәре йогынты ясый. Баш миендә 23 сәгатьтән төнге сәгать 2гә кадәр мелатонин гормоны эшләп чыгарыла, ул шулай ук безнең иммунитет системасын ныгытуда әһәмияткә ия. Шунысын белү мөһим, мелатонин тулысынча караңгылыкта бүленеп чыга. Шуңа күрә йокларга 23 сәгатькә кадәр ятарга, ә иртән сәгать 7дән 8гә кадәр уянырга тырышырга кирәк. Тәрәзә пәрдәләрен корыгыз һәм ут яктылыгы бөтенләй дә төшмәслек итегез. Безнең күзләр яктылыкны хәтта көнкүреш приборларындагы аз гына диодлы лампочкалардан да тоярга мөмкин. Йокларга ике сәгать кала телевизор карамаска һәм смартфонны кулланмаска киңәш итәбез. Бөркүлек шулай ук үзеңне начар хис итүгә сәбәпче була ала. Теләсә нинди һава торышында бүлмәгезне 30 минут җилләтергә, салкын һава нормаль йоклар өчен каршылык булмасынга температураны да күзәтеп торырга кирәк. Моннан тыш, организмны суынуга китерүче салкын тию авырулары килеп чыгу куркынычы булуы да ихтимал. Иң мөһиме уңайлы итеп яту – моның өчен ортопедик матрас һәм мендәр туры килә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев