Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йорт өчен җылы “тун”

Күп катлы иске йортларда кышын кайбер фатирларның стеналары ката. Аларны җылыту - капиталь ремонт вакытында башкарылырга тиешле эшләрнең бер төре.

"Надежда" ҖЧҖ эшчеләре Гагарин урамындагы 57нче йортның беренче кат стеналарын җылытуны тәмамлаганнар. Металл профиль астына җылыткыч, бу очракта җылы саклагыч материал буларак пыяласыман мамык куеп калдыралар, аның өстен парлануны булдырмаучы материал белән каплыйлар. Өйне җылытуның соңгы этабы - сайдинг белән тышлау.

Райбашкарма комитетының төзелеш, ТКХ һәм энергетика бүлеге начальнигы Валерий Татаркин хәбәр иткәнчә, быелгы сезонда шәһәрдә күп фатирлы биш йорт ремонтланачак һәм бу эш 9 миллион сумга төшәчәк. Эшләрне подрядчылардан "Тетюши-Желсервис" ҖЧҖ (Мәктәп урамындагы 11, 11нче А) һәм "Надежда" ҖЧҖ (Гагарин урамындагы 57нче, Осипенко, 6, Тәтешкә 200 ел, 8) башкарачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: капремонт