Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йорт идарәчесе – бик тә кирәк

Күп фатирлы йортлар буенча өлкәннәр көнүзәк проблемаларны бергәләп тикшерү өчен район башлыгы белән очрашуга җыелдылар.

Күп фатирлы һәр йорт, асылда, - кечкенә дәүләт. Барсын да бер сорау - тәртип борчый.

Очрашу шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең узган елгы нәтиҗәләр турындагы отчеты белән башланды. Беренче реп­ликалар: "Мәктәп урамындагы 11нче йортны күрсәтегез", "Гагарин мик­рорайоны Көньяк белән чагыштырырлыкмы?", "тротуарлар бар, әмма йөреп булмый, шома", "Көтүләре белән этләр йөри", боларны уңай мисаллар каплады. Ике ел эчендә күп эшләнгән, барсы да сизелерлек һәм күз алдында (отчет белән укучыларыбызны газетабызның киләсе саннарында таныштырырбыз). Кешенең табигате шундый, яхшыга тиз ияләшә, аңа тагын да күбрәк һәм яхшырак кирәк, кимчелекләрне күрә башлый - ярар, боларны психологларга калдырыйк.

Район йорттан башлана
"Мин, район башлыгы итеп билгеләнгәч, халык белән очрашуларда вәгъдә иткәннәрнең 95 процентын үтәдем, - дип өздереп әйтте Валерий Чершинцев, җыелучылар­ның администрация эшенә белдергән дәгъваларына. - Бары тик Идел ярын төзекләндерү (кыйммәтле проект) калды. Яктыртуны вәгъдә иткән идем, җирлекләрдә генә түгел, Апаска һәм Ульянга чыгып киткән юлларда да фонарьлар яна. Юллар төзелә, йортлар ремонтлана. Барсы да тиз һәм киң колачлы булмаса да, шулай да эш акрынлап һәм планлы рәвештә бара. "Барс" эшли, спорт мәйданчыклары корыла, планнарда - бассейн төзү. Яңа предприятиеләр ачыла. Тәтеш динамикалы үсүче шәһәргә әйләнеп бара - аның хакында беләләр, аның белән кызыксыналар. Тәтеш белән якыннан танышырга те­ләүче туристлар агымы да арта, чисталыкка һәм тәртипкә карата таләпләр дә көчәйтелә. Күп кенә мәсьәләләрне бергәләп хәл итәргә кирәк: районны, шәһәрне, ишегалларын һәм подъездларны төзекләндерүгә уртак ты­­рышлык белән генә ирешергә мөмкин. Ни аяныч, бу эшләр, без теләгәнчә нәтиҗәле түгел. Безгә сезнең ярдәмегез кирәк, - дип мөрәҗәгать итте ул җыелучыларга. - Яшәүчеләр сезгә йортлар белән идарә итүне ышандылар, ә район һәр йорттан башлана".

Ышаныч һәм хөрмәт күрсәтеп
Ул активист, яшәүчеләр тарафыннан йортка кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүдә катнашырга, шәхсән, шулай ук кешеләр фикере нигезендә коммуналь хезмәтләр эшен бәяләргә хокуклы дип күрсәтелгән вәкил. Моннан тыш өлкәннәр йортта яшәүчеләрнең үз фатирларыннан, баскычлардан, подъездлардан ничек фай­далануларын, ишегал­ларын чиста тотуларын күзәтә­ләр. Алар абруйлы булырга, кирәкле ремонт өчен смета төзүдә катнашырга һәм, барлык төр эшләрне кабул итүче комиссия составында буларак, эшкә контрольлек итәргә тиешләр.

Асылда, башкарма хакимият тәртип урнаштырыр­га тиеш, ә аны башкару һәм контрольлек йортта яшәүчеләргә йөкләнә. Минемчә, йортлар буенча өлкәннәргә юриспруденция, ТКХ белән идарә итүнең элементарь нигезләрен өйрәнү курслары үтү, Торак кодексы нечкәлекләре белән танышу, күп фатирлы йортларны техник файдалану һәм идарә мәсьәләләре буенча консультацияләр бер дә артык булмас иде. Хәер, аларга кечкенә генә матди ярдәм дә комачауламас иде, эшләре җавап­лы бит.

"Һәр подъезд алдына мәгълүматлар тактасы урнаштырырга кирәк, - дигән фикерен белдерде күп фатирлы бер йортның өлкәне. Шунда бурычлылар исемлеген дә эләргә кирәк."

Үтә күренмәлелек булса - ышаныч та булачак. Идарә компаниясенең эш нәтиҗәләре йорттагылар белән үзара хезмәттәшлек дәрәҗәсе нигезендә билгеләнә.

Күп кенә йортларны капиталь ремонтлауда нәкъ менә йортлар буенча өлкәннәр инициаторлар булдылар. Әлеге очрашуда да алар үз йортларында яшәүчеләр исеменнән сөйләшүләр алып баручылар буларак чыгыш ясадылар. Йорт буенча өлкән актив, ихтыяҗлар турында даими искә төшереп, таләп итеп тора икән, билгеле бер нәтиҗәләргә дә ирешеләчәк. Мисалга, Көнь­як урамындагы 10нчы йортны алыйк. Ишегалды ялт иткән, җәен - түтәлләрдә гөлләр чәчәк ата, балалар мәйданчыгы төзек­ләндерелгән, сукмаклар себерелгән, бордюрлары агартылган. Йорт буенча өлкән Владимир Бичуковны (рәсемдә) шәһәр башкарма комитеты акчалата премия белән бүләкләде.

Йорт идарәчеләре - бик тә кирәкле кешеләр, аларның хокуклары да, вазифалары да күп. Аларның йорттагылар белән уртак тел таба алуларына, идарәче компания һәм шәһәр башкарма комитеты белән аңлашып эшләүләренә менә шушындый очрашуларда нәтиҗә ясарга мөмкин. Район башлыгы аны кварталга бер тапкыр үткәрергә планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев