Ышанычлылык уңышка алып бара
22 декабрь – илебезнең эре федераль системасы, гражданнарга социаль тәэминат өлкәсендә хезмәтләр күрсәтүче Россиянең пенсия фонды хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме.
(Тәтеш, 22 декабрь, “Тәтеш таңнары”, Динә мМансурова). Районыбызда идарә, мөстәкыйль структура буларак, 2001 елның февралендә оешкан.
Аның начальнигы итеп Наталья Башина билгеләнгән. Аның җитәкчелеге карамагында яңа пенсия законы, заманча автоматлаштырылган программалар кертелгән, пенсияләр билгеләү буенча ун көнлек вакыт гамәлгә ашырылган, гражданнарны персоналлаштыру исәбе, идарә компанияләрен сайлау, пенсия акчаларын инвестицияләү, айлык акчалар түләү өчен ташламачыларның Федераль регистрын булдыру буенча зур эшләр башкарылган, ана (гаилә) капиталына беренче сертификатлар бирелгән.
Гөлшат Хәсәнова, Геннадий Мамкин, Фирүзә Ногуманова, Мария Кириллова, Мария Демахина, Надежда Долгова, Алексей Никоноров, Ирина Егорова, Любовь Ванюхина һәм башкалар әлеге катлаулы, күп хезмәт таләп итә торган юлның иң башлангычында торганнар. Алар вакытында ныклы нигез – һөнәрләрдән, фикердәшләрдән, үз хезмәтләренә тугры кешеләрдән торган команда булдырылган. Пенсия системасында 15 кеше: Лилия Низамова, Юлия Петрова, Татьяна Петрова, Надежда Гурьянова, Марина Суханова, Степан Песков, Людмила Подгорнова һәм башкалар 10 елдан күбрәк хезмәт куя.
– 2009 елда яңа җитәкче – Ирина Большакова килгәч, коллективка иң яхшы булу максаты куелды. РПФның Тәтеш районы Идарәсендә җиңүләр эрасы башланды, – дип уртаклашалар районның пенсия фонды хезмәткәрләре.
Гражданнарга күрсәтелгән дәүләт хезмәтләренең югары сыйфаты ярдәмендә, тәтешлеләр 2012 ел нәтиҗәләре нигезендә ТР буенча идарәләр рейтингында беренче өчлеккә керделәр, ә эшчәнлек нәтиҗәләре буенча 2013 елдан беренче урынны алдылар. Тәтеш турында, Тәтеш районының пенсия фонды идарәсе хезмәтенең тәҗрибәсе хакында бөтен республика белде. Белгечләр үз көчләренә ышандылар һәм шул вакыттан бирле үз урыннарын бирмәделәр. РПФның ТР буенча Тәтеш районы Идарәсе 2014 елда “Идел буе федераль округында РПФның иң яхшы Идарәсе (бүлеге)” номинациясендә җиңүче дип танылды.
Ирина Большакова белемле һәм төгәл җитәкче, оста оештыручы, пенсия һәм медицина тәэминаты мәсьәләләрен камил белүче буларак, район территориясендә пенсия системасы оешуына һәм үсеш алуына зур өлеш кертте. Яңалык тойгылары, принципиальлек, хезмәт сөючәнлек, эшкә сәләтлелек, аралаша белүчәнлек – болар Ирина Александровнаның куелган максатларга ирешүгә, башлап җибәрелгән теләсә нинди эшне ахырынача нигезле итеп җиткерергә мөмкинлек бирүче табигый холкының аерым бер сыйфатлары.
– Пенсия фондының урыны минем тормышта беренче чираттагысы. Тәҗрибә, абруй, чын күңелне биреп эшләү осталыгы – куелган бурычларны үтәргә һәм нәтиҗәле эшләр өчен хезмәткәрләрнең көчен берләштерергә йогынты ясый, – ди Ирина Александровна. – Мин үз коллективыма һәрвакытта ышанам, чөнки аларның иң яхшылар икәнлеген беләм!
Чынлап та, тәтешлеләр озак еллар дәвамында республика идарәләре арасында алдынгы урынны биләп торалар.
2023 елның 1 гыйнварыннан Россия пенсия фондын (РПФ) һәм РФның Социаль иминият фондын (СИФ) бердәм структурага берләштерү булачак, алар Россия Социаль фонды (РСФ) дип йөртеләчәкләр. Бу хакта инде закон имзаланган.
Пенсия фонды хезмәткәрләре шулай ук үзләренең мөһим вазифаларын башкаруны: районда яшәүчеләр хакына социаль фондның клиентлар офисында җаваплы һәм намуслы хезмәт куюларын дәвам иттерәчәкләр.
– Без алга таба да иң югары стандартларны тотып торачакбыз, – ди ышанычлы итеп РПФның ТР буенча Тәтеш районындагы клиентлар хезмәте бүлеге җитәкчесе Ирина Большакова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев