Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үсеш юлларын билгеләделәр

Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы базасында республика семинары узды.

Аграр профильле 24 ур­­та һөнәри уку йорты ди­ректорларының эш тәҗ­рибәләре белән уртаклашырга, килеп туган проблемаларны чишү юл­ларын бергәләп табу өчен беренче тапкыр гына очрашулары түгел. Тәтешлеләр кунакларны техникумның материаль-техник базасы белән таныштырдылар, әйтергә кирәк, алар 2016 елда үзләренең 95 еллык юбилейларын билгеләп үтәчәкләр. Техникалар парады кырлардагы мөм­кинлекләрнең көчен, теплица студентлар ашханәсенең күптөрле витаминнар белән төрләндерелүен күрсәтте.
Техникумның ярдәмче хуҗалык кырларында барган әңгәмә кайбер культураларны үстерү рационы, чүп үләннәрен бетерә торган агу препаратларын куллану нормасы, ягулык-майлау материаллары, ашламаларны товар кредиты аша сатып алу һәм башкалар турында булды.
Пленар утырышта Татарс­тан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем идарәсе начальнигы Илдар Яруллин чыгышында Татарстан агросәнәгать комплексы өчен кадрлар әзерләү буенча мәсьәләләр тикшерелде. Беренче елда алынган һөнәр яки белгечлек буенча 81 процент чыгарылыш эшкә урнаштырыла. Урта төркем белгечләрнең 63 проценты гына алган белемнәрен тәҗрибәдә файдалана.
Учреждение базасында эш бирүчегә ярдәм итәргә әзер булган ресурс үзәкләре, чыгарылышларны эшкә урнаштыруны оештыру проблемаларны чишә ала. Һәм уку йорты абитуриентны җәлеп итәрлек булырга тиеш: бу техник яктан җиһазланыш, укыту сыйфаты, киләчәккә өмет.
ТР урта һөнәри белем бирү учреждениеләре карамагында барлыгы - 9 мең 814 гектар җир. Безнең техникумның ярдәмче хуҗалыгында - 1 мең 76 гектар, димәк булачак механизаторлар, тракторчы-машинистлар, агрономнар алган белемнәрен тәҗрибәдә ныгыталар.
"Бу уку полигоны, монда без студентларны сөрергә, чәчәргә, үсемлекләрне карап үстерергә, җыярга, тәҗрибә ясап карарга өйрәтәбез. Җир - авыл хуҗалыгы производствосында төп мөмкинлек, хезмәт фәне, - дип ассызыклады Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы директоры Марат Фазлыев. - Ике министрлыкның бердәм тырышлыгы белән - мәгариф һәм авыл хуҗалыгы - һөнәри белем учреждениеләре ярдәмче хуҗалыкларын авыл хуҗалыгы производстволары бүлегенә кертү зарур. Безгә дәүләт ярдәме кирәк һәм мөһим".
Үзләренең төп бурыч­ларын - көндәшлеккә сәләтле эшчеләр, хезмәткәрләр, урта төркем белгечләр - техникум педагоглары намус белән үтиләр.
Бюджет һәм түләүле нигездә укучылар саны буенча безнең техникум аграр юнәлештәге урта һөнәри уку йортлары арасында иң эреләрнең берсе - 717 студент һәм төрле һөнәри әзерлек курсларында 140 укучы.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов агросәнәгать берләшмәләренә белгечләр кирәклеген хәбәр итеп, аларны лаеклы хезмәт хакы, торак белән, сыйфатлы эш өчен шартлар тудыруны тәэмин итү мөһимлеген билгеләп үтте. Предприятиеләр уку йорты белән тыгыз элемтә урнаштырырга тиешләр. Шул исәптән, ТР Авыл ху­җалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Наил Хәмидуллин хәбәр иткәнчә, республикада аграр уку йортларында потенциаль белгечләрне максатчан укытуга юнәлдерелгән эш бирүчеләргә дәүләт ярдәме күрсәтү тормышка ашырыла. Уку өчен түләү аерым шартларда тулысынча кире кайтарылачак. Бу укучы килешүе төзүчеләр өчен һәрьяктан файдалы.
"Без телибез, эшлибез һәм эшли алабыз. Җирдә эш­ләүче барлык кешеләр кебек үк, яхшы киләчәк өмет итеп яшибез, - диде оптимистларча Марат Галимҗан улы. Һәм һәркемне кызыксындырган мондый очрашулар, тәҗрибә алмашулар, аралашу ярдәме - безнең өчен зур этәргеч".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев