Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юеш тельняшкалар булмады!

Якшәмбедә тәтешлеләр һава десанты гаскәрләре оештырылуның 85 еллыгын билгеләп үттеләр.

Районыбызның канатлы пехота гаскәренең 20дән артык сугышчысы Дан Монументы янына җыелды, анда тантаналы митинг узды. Аны яшь десантчы, кече суднолар дәүләт инспекциясе инспекторы Алексей Ананьев инциативасы буенча икенче ел үткәрәләр. "Чик сакчыларына карап, Зиннур Габдуллин оештыруында аларның бәйрәмнәре районда ел саен билгеләп үтелә, шундый очрашулар һава десанты гаскәрләре хөрмәтенә дә үткәрелсә нинди шәп булыр иде дип уйладым", - ди Алексей.
Җыелучыларны ТР хәрби комиссариатының Тәтеш районы бүлеге начальнигы Фәнис Гарифуллин һәм район ветераннар советы рәисе Геннадий Королев котладылар.
"Быел былтыргыга караганда шактый күп җыелгансыз, - дип билгеләп үтте Фәнис Өлфәт улы, - сезнең сафыгызның тулылануын телим".
Кадет мәктәп-интернатында тәрбияләнүчеләр Монументка гирляндалар салдылар, Илдар Гыймадиев җыелучылар өчен "Зәңгәр беретлар" җырын башкарды.
Хәер, күпләр бу көнне армеецларның фонтанда коенулары белән хәтерләрендә калдырганнар, әмма безнекеләр лаеклы бәйрәм иттеләр - юеш тельняшкалар булмады. Тирә-яктагыларның игътибарын җәлеп итү өчен алар шәһәр буенча автойөреш оештырдылар.
Митингка килгән хезмәт ветераны Рәхимҗан Булатов шәһәребездә әлеге бәйрәмне билгеләп үтүләренә шат. Ул үзе 1958 елда һава десанты гаскәрләренең 106нчы Тула дивизиясендә хезмәт иткән. Парашют белән 15 тапкыр сикергән. "Башта тренажерларда өйрәндек, шуннан соң - аэростаттан, аннары инде АН-2, ИЛ-76дан сикердек, - дип искә төшерде Рәхимҗан Галимҗан улы. - Әлбәттә, башта безгә, яшьләргә куркыныч булды, һәр сикерүдә солдат берничә килограмм авырлыгын югалтырга мөмкин". Армиядә чакта һава десанты гаскәрләренә нигез салучы Василий Маргеловның үзен күрүе белән горурлана, аның портретын әле дә өендә саклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев