Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Юк” дип әйтә бел

Үзәк китапханәнең уку залы хезмәткәрләре "Татлы тормышның ачы җимешләре" дигән чара үткәрделәр.Наркомания проблемаларына багышланган очрашу 1нче һәм 2нче Тьтеш урта мәктәпләрнең 11нче сыйныфлары белән танып белү-уен формасында узды. Аның максаты - үсмерләргә сәламәтлекнең бик тә кыйммәт һәм аны сакларга кирәклеген аңлату.

Чараны алып баручылар укучыларга зарарсыз наркотиклар булмавына басым ясадылар. Наркотик кулланучы кеше тормышка битараф була, аны бернәрсә дә кызыксындырмый, иммунитеты көчсезләнүгә дә, психикасында үзгәрешләр булуга да игътибар итми. Наркотиклар кулланганда килеп туган бәйлелек, аларны урлашуга, алдашуга һәм хәтта үтерүгә этәрә. Статистик мәгълүматлары буенча наркоман хәтта урта яшьләргә дә җитми. Бу шуның белән дә бәйле, наркотиклар кулланганда, кеше кайбер очракларда дәвалап булмый торган чир СПИД йоктыра. Алар шулай ук наркотиклар тәкъдим итүчеләрдән нинди сүзләр ишетергә мөмкин булуын да кыс­кача гына әйтеп үттеләр: "Татып кара - барсы да татыйлар", "Тәмен белеп кара - куркыныч бернәрсә дә булмаячак", "Авыз итеп кара, ошамаса ташларсың". Наркотиклар кулланган танылган артистлар, җырчылар - Элвис Пресли, Майкл Джексон, Владимир Высоцкий һәм вакытсыз бу дөньядан киткән атаклы башка кешеләр турында видеоролик күрсәтелде. Конкурс программасы барышында укучылар плакатлар ясадылар, анда кояш - яшәү символы, чәчәк - кешеләр, кошлар - мәхәббәт гәүдәләндерелгән иде; кроссвордлар чиштеләр, үзләрен җинаятьләрне ачыклау эшендә экспертлар ролендә дә сынап карадылар - теге яки бу җинаятьчел эшләр буенча РФ Җинаятьләр Кодексы статьяларын сайлап алырга кирәк булды. Программа ахырында балалар "тормышның көзге агачында" үзләренең матур теләкләрен калдырдылар.
Педагоглар әлеге чарада әйтелгән һәр сүзнең укучылар өчен үтемле булачагына ышаналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев