Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ЮХИДИ хезмәткәренә ОСАГО полисын телефонда күрсәтергә мөмкинме?

Тәтеш районы прокуратурасы аңлата:

(Тәтеш, 12 март, “Тәтеш таңнары").  ЮХИДИ хезмәткәренә ОСАГО полисын телефонда күрсәтергә мөмкинме?

Тәтеш районы прокуратурасы аңлата: 
– Элек шоферның үзе белән  ОСАГО полисы булуы яисә электрон документ төрендә ОСАГО килешүе төзү турындагы кәгазь рәвешендә бас­тырылган мәгълүматны полиция хезмәткәрләре та­ләбе буенча күрсәтү бурычы юл хәрәкәте кагый­дәләренә беркетелгән иде. РФ Хөкүмәте карары (№ 1747, 21.12.2019 елдан) белән юл хәрәкәте кагый­дәләренә үзгәрешләр кер­телде, ул 2020 елның 2 гыйн­варыннан гамәлдә. Хәзер ОСАГО килешүен электрон рәвештә төзегән вакытта шоферга килешү төзегәннән соң, үзенең смартфонында, планшетында электрон почтага килгән ОСАГО полисы файлын ЮХИДИ хезмәткәренә күрсәтә ала. Моның белән беррәттән, полицейский шундый килешү төзү фактын автоиминиятләштерүчеләрнең һәркем керә алырлык Россия берлеге базасы буенча тикшерергә мөмкин. Әмма бу шоферга кәгазь төрдәге полисны фотога төшерер­гә ярый дигәнне аңлатмый, сүз бары тик электрон рәвештә төзелгән ОСАГО килешүе турында гына бара. Әгәр инде шоферга килешү төзегән вакытта кәгазь төрдәге ОСАГО полисы бирелә икән, ул чакта ЮХИДИ хезмәткәрләренә шундый килешүнең төп нөсхәсен күрсәтү мәҗбүрилеге ­саклана.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев