Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Юкка гына мине әнисе ярдәмчесе димиләр!

    "Тәтеш таңнары", "Авангард" гәҗите редакциясендә "Әниләре ярдәмчеләре" фотконкурсына йомгак ясалды.

    Балалар олыларга булышырга бик тә яраталар, өстәвенә, нәтиҗәсенә караганда эшнең барышы күпкә мөһимрәк. Савыт ватылганмы, бөтен кухняга ярма чәчелгәнме? Аның каравы яшь кулинар үзенә ашарга әзерләгән!
    Конкурска барлыгы 19 эш җибәргәннәр иде. Менә 2 яшьлек Ариша Гафурова әнисенә кичке аш әзерләргә булыша: тырышып пилмән бөгә, ә Лиза Ахчина - крендельләр. Өстәл генә түгел, тирә-як онга батса да, башкарылган эштән алган ләззәт аңлатып бирерлек кенә түгел. Иң яшь катнашучы - 6 айлык Альберт, ул да кулына уклау тоткан. Ульяна Емельянова, бертуган Саша һәм Сережа Суховлар да, әниләренә булышып, шактый вакытларын кухняда үткәрәләр.
    Хуҗалык эшләрендә әти-әниләренә тырышып булышучы балаларны да фотоларда күрергә мөмкин: алар түтәлләр казыйлар, уңыш җыялар - болар Монастырскийдан Дарья Кириллинна һәм Тәтештән - 7яшьлек Слава.
    Конкурста җиңүче сайтта тавыш бирү юлы белән билгеләнде. Ул - Настя Ахчина.
    Иң күп лайка җыйган Кира Пантюхина икенче призер булды, аны Вконтакте "Авангард" в ТЕТЮШАХ: максимум информации группасында билгеләделәр.
    Җиңүчеләргә татлы призлар һәм фотоконкурс хәйриячесе эшкуар Л. Н. Власовадан ("Теремок" кибете) бүләкләр тапшырылды. Шуны да әйтергә кирәк, Лариса Николаевнаның редакция конкурсларына беренче тапкыр гына ярдәм күрсәтүе түгел. Үзе әйткәнчә, игелекле эшләргә ул акча кызганмый. Аны, товарларының сыйфатлы булуын билгеләп, кибетенә йөрүчеләр дә мактыйлар.
    Катнашучыларның барсына да рәхмәт әйтәсе һәм 1 декабрьдән "Кышын салкын тидермичә генә" яңа фотоконкурсның башлануын искәртәсе килә. Инде берничә фотоэш бар, алар белән сайтта "Конкурслар" бүлегендә танышырга мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: