Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юл белән булган мәсьәләләр хәл ителде

Безнең гәҗит редакциясенә Кече Шәмәктә яшәүче Вера ­Исаевадан хат килде.

– Соңгы елларда авылларга зур игътибар бүлеп бирелә: мәдәният йортлары, мәктәпләр һәм балалар бакчалары ремонтлана, модульле ФАПлар төзелә. Авылларда юллар турында аерым әйтеп үтәсе килә. Крупская урамында язын һәм көзен йөрүе кыен иде. Тормышта төрле хәлләр була, мәсәлән, кемдер авырып китә ала, һәм мондый очракларда ашыгыч ярдәм машиналарының өйләргә бару мөмкинлеге юк иде. Гражданнар җыелышында бу проблема турында сорау бирелде, һәм ул Тәтеш районы башлыгы Рәмис Хатыйпович Сафиуллов, Олы Шәмәк авылы җирлеге башлыгы Алексей Иванович Афанасьев, юл хезмәтендә эшләүчеләр ярдәме белән, алар юлны ясауда булышлык күрсәттеләр, хәл ителде. Авылда яшәүчеләрнең проблемалары тиз арада хәл ителүе бик әйбәт. Авылларга шундый игътибар булганда алар яшәячәк һәм чәчәк атачак, әлбәттә, – дип яза Вера Николаевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X