Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юл хәрәкәте кагыйдәләре белемен сынадылар

Дүрт тәтешле “Автошаһинә” бәйгесенең район этабында катнашты.

(Тәтеш, 12 август, "Тәтеш таңнары"). Кызлар башта юл хә­рәкәте кагыйдәләре беле­мендә көч сынаштылар, аннары машинаны төрле хәрәкәтләр ясап йөртүдә осталыкларын күрсәттеләр.

Бәйге нәтиҗәләре буен­ча Ольга Андрианова җи­ңү яулады, Валентина Дәү­ләтшина аңардан бераз калышты, Екатерина Сергеева өченче булды, Монастырскийдан На­талья Жигулинага тамашачы мәхәббәте призы насыйп итте, ул Испаниядә яши. Ольга Андрианова рес­публика бәйгесенең киләсе этабында районны тәкъдим итәчәк. “Ярышта беренче катнашуым, җиңү минем өчен көтелмәгәнчәрәк булды. Мондый бәйгеләр юл йөрү кагыйдәләре һәм йөртү дәрәҗәсе белемен өстәмә тапкыр тикшереп карау мөмкинлеген бирә”, – дип уртаклашты ул. 

Чара Тәтеш автомәктәбе, “БДД” ДБУ Буа бүлеге һәм Россия ЭЭМның Тәтеш районы ЮХИДИ бүлеге ярдәмендә узды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев