Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белгән өчен – приз

“Форпост” хезмәткәрләре “Әкият” балалар бакчасы сабыйлары өчен “Юл әлифбасы” дип исемләнгән викторина уздырды.

Балалар экрандагы слайд буенча җәяүлеләрнең юлда үз-үзләрен тотышына нәтиҗә ясадылар, юл аша чыгуда үзләренең фикерләрен әйттеләр, юл тамгалары турындагы белемнәрен ныгыттылар, бергәләп светофор үрнәген җыйдылар.Мәктәпкәчә яшьтәге балалар светофорда төрле утлар янган вакытта үзләренең ничек хәрәкәт итүләрен күрсәттеләр, яраткан мультфильм геройларының нинди транспортта утырып йөрүләрен искә төшерделәр.
“Форпост” үзәге хезмәткәре Алексей Абмаев сабыйларны белемле булганнары өчен мактады, ә яктылык кайтаргыч әйберләр һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча танып белү әдәбияты алар өчен кызыксындыру призы булды.
– Мондый чаралар һәрчак зур әһәмияткә ия, алар уен рәвешендә сабыйларның юл хәрәкәте кагый­дәләре белемен ныгыта, – дип уртаклашты балалар бакчасының өлкән тәр­биячесе Юлия Пескова. –  Безнең сабыйларның актив катнашуы буенча, аларның күп белүләре һәм әлеге кагыйдә­ләрне үтәү кирәклеге турында аңлаулары күренә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев