Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юл оҗмахы чакрымнары

Хәзер Тәтешнең туристлык Мәккәсе Долгая Полянага кадәрге юлның бер өлешен рәхәтләнеп үтәргә мөмкин.

Машинаңда, юлчылар хезмәтенә сокланып, җилдәй җилдереп барасың. Бу хыялда гына булган нәрсә бит. Юлның әлеге өлешендә "Тәтеш" юл-ремонт төзелеш участогы эшчеләре, Буа һәм Апас участогы ярдәмчеләре тырышып эшләгәннәр. "40 миллион сум үзләштерелде, - ди начальник урынбасары Иршат Әхтәмов. - Юл тиешенчә ныгытылды, эштә заманча төзелеш материаллары файдаланылды. Ныклык гарантиясе - 4 ел".

Аянычка каршы, 2 километр һәм 200 метрдан соң оҗмах тәмамлана. Шуннан соңгы юлны тормышыңны куркыныч астына куеп кына үтәргә туры килә: "ямаулык­лар" уйланма иминлек кенә, сәгатенә 40 километр тизлек белән барганда да тирән чокырлар үзләрен нык сиздерәләр. Менә кайда ул сынау полигоны!

Шулай да безнең юл хезмәте эшчәннәре яхшы юлны Монастырский авылы борылышын узып китеп салыр­га вәгъдә итәләр. "Тугыз ярым километрны ремонтлауга гариза бирелде инде, - ди Иршат Мәсхүт улы. - Башкару вакытлары финанслау күләменә бәйле. Шуннан соң юлларны төзекләндерүне дәвам иттерүгә гариза бирәчәкбез". Ышанып, көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев