Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юл-транспорт һәлакәте

Тәтешнең Карбышев – Толстой урамнары чатында җәяүле ир-ат зыян күрә. Юл-транспорт фаҗигасендә гаепләнүче ачыклана. Хәзерге вакытта ир-егеткә китерелгән зыянның никадәрле дәрәҗәдә булуын ачыклау буенча суд-медицина экспертизасы уздырыла.

 (Тәтеш, 18 сентябрь, «Тәтеш таңнары», Мәдинә ИБӘТУЛЛИНА).

МАШИНА урлау
Тәтешле полициягә шәһәрнең үзәк өлешеннән ВАЗ-2112 машинасын куып китүләрен хәбәр итә. 
Үткәрелгән чаралар барышында угрының кем икәнлеге ачыкланган, җинаять эше кузгатылган.

Алдакчылык
Узган атнада алдашуның чираттагы факты теркәлгән. Район территория­сендә сәүдә белән шөгыльләнүче оешма вәкилләре алдакчылар кармагына эләккән. 
Хезмәткәрләрнең берсе тикшерелмәгән товар китерүчеләргә, таныш түгел ир-егеткә, мөрәҗәгать иткән, анысы телефон аша он, шикәр һәм башка азык-төлекне сату буенча үз хезмәтләрен тәкъдим иткән. 
Аннары, сәүдә оешмасы вәкиле билгесез зат җиткергән мәгълүматның дөреслегенә дә инанмаган килеш алдакчылар тарафыннан күрсәтелгән счетка 100 мең сумнан артык акча күчергән, шуннан соң элемтә өзелгән. Товар, әлбәттә, китерелмәгән. 
Россия эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге хезмәткәрләре уяу булырга һәм алдакчылар ятьмәсенә эләкмәскә үтенә, оешма вәкилләренә һәм район эшкуарларына килешүләрне бары тик тикшерелгән затлар белән генә тормышка ашырырга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев