Юл-транспорт һәлакәтен киметү өчен
Шәһәрдә һәм Тәтеш районында 2020 елның 8нән 28 июненә кадәр “Трактор-прицеп” профилактик операциясе уза.
(Тәтеш, 6 июнь, "Тәтеш таңнары"). Татарстан Республикасы буенча Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш районы Дәүләт техник күзәтчелек Идарәсе начальнигы Сергей Балантаев ЮХИДИ юл-патруль хезмәте подразделениесе белән берлектә тракторлар, башка үзйөрешле техникалар һәм аларга тагылма арбалар катнашында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләренең, бәхетсезлек очракларының исәбен киметү максатында чара үткәрәчәк.
Профилактик операция вакытында кулланылыштагы үзйөрешле техникаларның һәм тагылма арбаларның торышын, файдалануга рөхсәт булу, теркәлү документларының барлыгын, һәм дәүләт теркәлү тамгаларын урнаштыруның дөреслеген, рөхсәт ителгән категория белән тракторчы-машинист таныклыгы булуны тикшерүгә аерым игътибар бүлеп биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев