Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Юллар фаҗига өчен түгел

    Быел районда 110 авария булып, 13 кеше зыян күргән, 4се һәлак булган. Тәтеш районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рамис Фаризов әңгәмә вакытында шул хакта сөйләде.

    - Рамис Рафаилович, эшегездә нинди юнәлешләр беренче дәрәҗәдә?
    - Иң мөһиме - юлларда һәлак булуларны киметү. Моның өчен юл хәрәкәте иминлеге буенча административ комиссия белән берлектә без автомәктәпне тәмамлау­чыларга, шулай ук машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән гражданнарга шоферлык таныклыгы тапшырганда катнашырга тиеш.
    - Юлларда нинди кагыйдә бозулар еш күзәтелә?
    - Шоферлар хәрәкәт тизлеген арттыралар, руль артында телефоннан сөйләшәләр, иминлек каеш­ларын эләктермиләр, җәяүлеләр кичүендә юл бирмиләр. Хәер, җәяүлеләр үзләре дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен еш бозалар - светофорның кызыл утына, шулай ук тиешсез урыннардан чыгалар. Быелның 7 аенда 37 җәяүле административ җаваплылыкка тартылды. Кагыйдә бозучы шоферларны ачыклауда тиз режимлы күчмә "Крис-П" фото-видео төшергеч системасы ярдәм итә. Мәсәлән, бер атна эчендә генә дә видеокамералар тизлекне арттырган 250дән артык очракны теркәделәр. Камералар юл-транспорт вакыйгалары еш күзәтелә торган урыннарга куела. Шундый контрольгә шәһәр урамнары да эләгәләр, тәүлек эчендә постларның алышу вакытына карап. Быел камералар 2834 кагыйдә бозуны төшереп алдылар, әгәр узган елның шул чоры белән чагыштырсак - 500гә диярлек артык.
    - Быел ничә шофер һәм нинди кагыйдәләрне бозган өчен таныклыкларыннан мәхрүм калдылар?
    - 33е машина йөртү хокукын югалтты. Нигездә алар исереп руль артына утыручылар. Әлбәттә, медицина тикшерүе үтүдән баш тартучылар да бар. Быелның 1 июленнән шундый кагыйдә бозуларның кабатланганы өчен җаваплылык аеруча кырысландырылды. Хәзер, исерек килеш машина йөрткән өчен 200дән 300 мең сумга кадәр штраф түләргә, яисә 2 елга ирегеңнән мәхрүм калырга мөмкин.
    - Юл хәрәкәтендә катнашучыларга теләкләрегез нинди?
    - Бердәнбер теләк - юл хәрәкәтендә катнашучыларның барсы да, шул исәптән җәяүлеләр дә кагыйдәләрне үтәсеннәр иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: