Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юлларда бозлавыкка каршы материаллар белән әзерлек 100 процент дәрәҗәсендә

Юл хуҗалыгы оешмаларының 1143 берәмлек махсус техникасы бар.

(Казан, 12 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда автомобиль юлларын кышка әзерләү максатыннан, бозлавыкка каршы материаллар белән 52 база әзерләнгән. Аларда запас 100 процент дәрәҗәдә тулы. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин сөйләде.

“Өстәмә рәвештә чокырларны ямау эше башкарылды, юллар кышка әзерлеккә тикшерелде, кирәкле күләмдә материаллар хәстәрләнгән. Эшчеләр һәм машина йөртүчеләргә җылы стоянкалар, дежур тору һәм ял өчен урыннар әзерләнгән”, - диде ул.

Юл хуҗалыгы оешмаларының 1143 берәмлек махсус техникасы бар: 392 юл машинасы, 142 автогрейдер, 112 ротор һәм 497 берәмлек башка техника (экскаватор, бульдозер, тракторлар). “Республикада техника ел саен яңарып тора. 80 проценттан артыгы – яңа”, - диде Артем Чукин.

Юлларда бозлавыкка каршы көрәшү өчен 395 мең тонна ком-тоз катнашмасы, 79 мең тонна техник тоз әзерләнгән.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев Казанда кар чыгару өчен техника җитәрлек булуына ышаныдырды. Соңгы өч елда подрядчы оешмалар 90га якын техника сатып алганын әйтте.

https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/12/196826/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев