Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юмарт кешеләр

Донорлар көнендә район поликлиникасына башкалар кайгысына битараф булмаган кешеләр килделәр.

Билгеләнгән вакытка башлангыч анализ бирү кабинетлары каршына донорлар җыелды. Кан тапшыру тәҗрибәләре булганнар тыныч кына чират көттеләр, ә тәүге килүчеләр барсын да төпченделәр, әмма һәркем үзен тыныч тота. Менә дулкынлануы йөзенә чыккан педкөллияттән таныш студент, булачак укытучы Вероника Николаева басып тора. - Беренче тапкырмы? - Әйе, Донор көне турында ишеттем дә, килергә булдым. Канымның балага яки авыр хәлдәге берәүгә кирәк булып чыгуы турында уйлаганлыктан, курку хисе дә юк. Дөнья бит, һәркемнең бәлагә юлыгуы ихтимал. Мин сәламәт, бәлки кемгә дә булса ашыгыч рәвештә нәкъ менә минем кан төркемем кирәк булыр... Әңгәмәгә янәшәдән узып баручы табиб-трансфузиолог Наталья Ляченкова кушылды. Вероникага һәм аның дус кызларына борчылырга кирәк түгеллеген аңлатты. Кан бирү файдалы дип саный ул. Донорның организмы үзеннән-үзе яңара. Бу күп кенә авыруларны профилактикалау. Әмма иң мөһиме: бер тапкыр донор булгач, кеше һәрвакыт сәламәт яшәү рәвеше турында кайгыртачак - чөнки хәзер үзең өчен генә түгел, ә ашыгыч рәвештә кан таләп ителгән таныш булмаган кеше өчен дә яшәргә кирәк.

Студентлар күп иде. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының республика кан күчерү станциясенең күчмә бригадасы табиб-анестезиологы Андрей Федотов шәкертләрен алып килгән һәм үзе дә донор булырга карар кылган педкөллият укытучысы Маргарита Адайкина белән фикер алыша: "Педкөллияттән килгән донор-студентларның күплегенә га­җәпкә калдым. Педагогларны йомшак­лар дип уйлый идем, ә иртәдән үк әзмәвердәй егетләр килделәр - алар спортчылар булып чыктылар. Бу, әлбәттә, һөнәри бурыч, афәрин! Чөнки һәр бишенче операция кан салудан башка узмый. Дөньяда секунд саен кешеләрдә медицина күрсәткечләре буенча кан салуга ихтыяҗ туа. Канга сорау гомуми, ә аңа мохтаҗларга, аянычка каршы, шулай дип булмый. Яңа алынган кан реанимациядә дә, операция вакытында да, бала тудыру йортында да бик кирәк", - дип Андрей Владимирович сүзен тәмамларга да өлгермәде, кабинетка төнге сменадан соң бала тудыру йортында эшләүчеләр килеп керделәр. Авырулар карау буенча кече шәфкать туташы Зөлфия Яруллинаның каны I группа, ничә тапкыр бирүен хәтерләми. "Хәлкадәри кешеләргә ярдәм итәргә кирәк дип саныйм. Бәлки кемнең дә булса гомерен саклап калырмын", - дип елмая ул. Чиратка энергетиклар, полиция, пенсия фонды идарәсе, мәдәният һәм башка оешмалар хезмәткәрләре килеп кушылдылар.

Беренче булып стажлы донор 23 яшьлек Ранил Җамалетдинов кан бирде. Үзәк белгечләре әйтүенчә, аның каны сирәк очрый һәм еш таләп ителә торган резуслы. Районда бу көнне кемнеңдер гомерен саклап калу өчен 85 кеше 33,745 литр кан бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина