Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтешлеләр үз хокукларыгызны яклагыз

    "Кибеттән алган ашамлыклар, кайчакларда бик үк яңа булмыйлар, - дип зарланды тәтешле Зинаида Поварова редакциягә. - Кире илтергә кыенсынам, тавыш-гауга да чыгарасы килми".

    Без, әлеге хәлдән чыгу юлын эзләп, ТР дәүләт алкоголь инспекциясе эксперт-белгече Елена Сазоновага киңәш сорап мөрәҗәгать иттек.
    - Беренчедән, азык-төлекне сайлагач, игътибар бе­лән карагыз, аның тышлы­гы тиешле тәртиптә, таушалмаган, ачылмаган, дөрес сакланмаган яисә кайтарганда хилафлыклар булуын күрсәтүче яисә башка кимчелекләрсез, булырга тиеш. Чыгару вакытына һичшиксез игътибар итегез, аның кибеттә ябыштырылганын түгел, ә җитештерүче ярлыгыннан тикшерергә кирәк, товарның дөрес сакланышын, аның составын карагыз.
    Җирле җитештерүчеләр продукциясен яки үзегезнең ышанычны аклаучыларныкын сатып алырга тырышыгыз.
    Шулай да, әгәр инде сез сакланыш вакыты чыккан яки кулланучылар өчен мәгълүматларсыз товар сатып алгансыз икән, әлеге укучыбыз кебек, моны игътибарсыз калдырмагыз, үзегезнең куллану хокукларын яклагыз, безгә мөрәҗәгать итегез. Адресы: Тәтеш, Малкин урамы, 39нчы йорт, 108нче бүлмә, телефоны: 2-62-80.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: