Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үз-үземә дәүләт янгын күзәтчелеге

Тәтеш районында 2019 елның үткән чоры эчендә 17 янгын чыккан.

Янгын чыгуның төп сәбәпләре – электр чыбыклары һәм приборларының төзексез булуы – барлык янгыннарның 30 процентыннан аз гына ким; йортлардагы һәм мунчалардагы төтен юллыклары – 20 процент; исерек хәлдә булган кешеләрнең тәмәке тартканда саксызлыгы – 15 процент.

Хөрмәтле гәҗит укучылар, йортыгызда янгын чыкмаячагына сез ышанычлымы?

Районның янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Денис Сафиуллин тарафыннан тәкъдим ителгән “Үз-үземә дәүләт янгын күзәтчелеге” дигән тест сорау­ларына җавап биреп, сез “куркынычлылык төркеменә” керәсезме икәнлегегезне белә аласыз.

1. Көнкүрештәге электр приборлары эшләгән вакытта электр чыбыкларының көчле кызуына, розеткаларның җылынуына һәм очкын чыгуына сез игътибар иткәнегез бармы. Сез нәрсә эшләр идегез?
А) Төзексезлекне бетерү өчен квалификацияле белгечкә мөрәҗәгать итәм.
Б)  Төзексезлек сәбәпләрен һәм аны юк итүне мөстәкыйль рәвештә хәл итәм.
В) Бернәрсә дә эшләмим, бу миңа яшәргә комачауламый.

2. Әгәр сез мичнең янгынга каршы бүлгечләр һәм аергычлар белән төзелгән булырга тиешлеген белеп тә, бу сезнең хуҗалыкта алай түгел икән, сез нәрсә эшлисез?
А) Өйдә дә, мунчада да бүлгечләр һәм аергычлар ясарга тырышам.
Б) Торбаны минераль мамык, ком, асбест-картонның өстәмә катламы белән изоляциялим.
В) Бернәрсә дә кулланмыйм. Әгәр янгын хәзер килеп чыкмаган икән, ул инде булмаячак.

3. Әгәр сез һәм сезнең янәшәдәге якыннарыгыз тәмәке тартуны ташлый алмый икән, нәрсә эшләячәксез?
А) Тәмәке тартканнан янгын чыгачак, тәмәке тарту сәламәтлеккә зарарлы дип, һәрдаим әйтәчәкмен.
Б) Тәмәке тартырга мөмкин булган урыннарга көл савыты куям һәм төпчекне һичшиксез сүндерергә кирәклеген искә төшерергә тырышам.
В) Бернәрсә дә эшләмәячәкмен. Тәмәке тартуны гаиләнең теләсә кайсы әгъзасы мөстәкыйль сайларга хаклы.

4. Әгәр сезнең торакка янгын сүндерү хезмәткәрләре килсә һәм ачыкланган җитешсезлекләрне бетерергә тәкъдим итсә, сез нишлиячәксез?
А) Барысын да төзәтергә тырышам.
Б) Матди чыгымнар таләп итми торганнарын гына җайга салам.
В) Бернинди кимчелекләрне дә бетермим.

5. Әгәр сез өйдән чыгып киткәндә (йокларга ятканда) телевизор, компьютер, микродулкынлы мич, электр чәйнеген челтәрдән өзәргә онытсагыз, нәрсә эшлисез?
А) Сүндерер өчен кире кайтам (торам).
Б) Бернәрсә дә булмас дип өметләнәм.
В) Өйдән чыгып киткәндә (йокларга ятканда) югарыда күрсәтелгән приборларны беркайчан да өзмим.

6. Әгәр сезнең йортта кечкенә балалар, оныклар яши яки кунакка кайткан икән, шырпылар, зажигалкалар белән нәрсә эшлисез?
А) Балаларга күренми торган урынга яшерәм.
Б) Ут белән уйнарга ярамаганлыгы турында балалар белән сөйләшәм.
В) Нәрсәне дә булса яшерергә кирәктер дип санамыйм, алайса балалар куркыныч әйберләр белән ничек дөрес эш итәргә кирәклегенә беркайчан да өйрәнмәячәкләр.

7. Әгәр йортта янгын чыкса, ничек эш йөртәчәксез?
А) “01”, “101” яки “112”не җыям, адресны, нәрсә янганлыгын хәбәр итәм. Әгәр мөмкинлек булса, өйдән чыгарга тырышам, күршеләргә хәбәр итәм.
Б) Янгын сүндерүчеләрне чакырам, аннары үземне ничек тотачагымны белмим.
В) Гадәти булмаган хәлдә каушап калам.

8. Яшелчә утырту яки алу вакыты җиткәндә сез бакчаларны җыештырып алгансыз икән, чүп-чарны нишләтәсез?
А) Тагаракка ташлыйм, ваклыйм, күмеп куям.
Б) Барыннан да бигрәк, йорттан читкәрәк алып китеп мичкәдә яндырам һәм утны күзәтеп торам.
В) Учакта яндырам.

9. Сезнең йортта автоном рәвештәге янгын чыгуны хәбәр иткеч һәм янгын сүндерү җайланмасы бармы?
А) Әйе бар, янгын чыгу башлануын ачыклау һәм сүндерү өчен иң нәтиҗәле әйбер.
Б) Югарыда исәпләнгән әйберләрнең бары тик берсе генә бар.
В) Сатып алу кирәк дип санамыйм.

Сезнең тарафтан җыелган хәрефләрне санагыз.
Сез сайлаган җаваплардан А хәрефе күпчелекне тәшкил итсә – котлыйбыз! Сез янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә җаваплы карыйсыз, ягу мичен һәм электр чыбыкларын тиешенчә булдырырга  тырышасыз, үзегезне һәм үзегезнең балаларны контрольдә тотасыз. Бары тик шунысын гына киңәш итәсе кала, әгәр янгын сүндерүчеләр рейд белән килсә, сез тулысынча тикшерү үткәрер өчен рөхсәт бирер­гә тиеш, чөнки нинди дә булса вак-төяк сезнең игътибардан читтә калырга да мөмкин.

Сез сайлаган җаваплардан Б хәрефе күпчелекне җыйса – сез битараф кеше түгел һәм кагыйдәләрне үтәргә тырышасыз, ләкин кайберләре, сездән зур көч һәм матди чыгымнар таләп итми дигәнне аңлата. Электр чыбыкларын һәм мичләрнең янгынга каршы бүлгеч җайланмаларын алыштыру хакында уйларга вакыттыр, мөгаен. Электр приборлары белән эш итү кагыйдәләренә аеруча игътибарлы булу, балаларны күзәтеп тору һәм янгынга каршы саклану җайланмаларын сатып алу кирәктер, әлбәттә.

Сез сайлаган җаваплардан В хәрефе өстен чыкса – кирәгеннән артык соңга калганчы, өйдәге кимчелекләрне ашыгыч рәвештә бетерү, ликвидацияләү белән шөгыльләнә башлагыз!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев