Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Закон тәтешлеләргә дә кагылды

Суд приставлары хезмәтенең эше 15 гыйнвардан арта төште.

Хәзер алар бурычлыларның транспорт белән идарә итүгә махсус хокук­ларын вакытлыча чикләү турында карар чыгара алалар. Райондагы хәлләр хакында анык итеп суд приставларының Тәтеш бүлеге өлкән суд прис­тавы урынбасары - бүлек начальнигы урынбасары Андрей Наумов сөйли.
- Андрей Владимирович, әйтегез әле, мондый мәҗбүри чаралар кемнәргә кагылырга мөмкин?
- Суд приставы-башкаручысы таләп итүче гаризасы яки үз инициативасы буенча бурычлының махсус хокуклардан файдалануын вакытлыча чикләү турында карар чыгарырга хокуклы, әгәр дә ул башкару документларындагы таләпләрне - алимент, сәламәтлеккә китерелгән зыянны түләүне, туендыручының үлеменә, җинаять нигезендә мөлкәткә китерелгән һәм (яки) мораль зыянны каплауны, балалар тәрбияләүгә бәйле милеккә карамаган таләпләрне, шулай ук махсус хокуктан файдалану тәртибен бозган өчен билгеләнгән административ штрафны түләүләрне килешенгән вакытында ирек­ле рәвештә үтәмәсә.
- Бу чараларны кулланырга ярамаган гражданнар да бар бит.
- Әйе. Әгәр бурычлы һәм аның гаиләсе өчен транспорт законлы төп яшәеш чыганагы булса, яки ул инвалид саналса, әгәр аның карамагында инвалид булса, яисә башкару документлары буенча бурычы 10 мең сумнан артмаса, һәм, әгәр аңа бурычын түләүне кичектерү мөмкинлеге бирелгән булса.
- Районда ничә кешенең машинадан, мотоциклдан, квадроциклдан, үзйөрешле машинадан һәм шуларга ошашлы әйберләрдән файдалану хокукы чикләнер иде?
- Ихтимал булганнары - 92, рәсми кисәтелгәннәре - 47, шәһәрдә һәм авылларда яшәүче 15 кешенең транспорт йөртү хокукы инде чикләнде (11е - тәтешле, калганнары Чинчуринодан, Киртәле, Олы Тархан һәм Келәштән). Карарлар Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча ЮХИДИга юлланды һәм бурычлары түләнгәнче аларга руль артына утырырга киңәш итмәс идем.
- Якташларыбызның әҗәтләре бик зурмы?
- Алимент буенча бурычлар, мәсәлән, 100 мең сум һәм аннан да күбрәк тәшкил итә. Закондагы әлеге үзгәрешләр рәсми рәвештә бернинди милке булмаган, әмма кыйммәтле машиналарда йөрүче гражданнардан бурычларын түләтү мәсьәләсен хәл итү өчен кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X