Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Заман белән бергә атларга

Тәтеш авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре республиканың Идел аръягы зонасындагы җиде районнан килгән хезмәттәшләрен кабул иттеләр.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов семинар-киңәшмәнең пленар өлешендә агымдагы елның бер кварталына терлекчелек буенча эш нәтиҗәләрен һәм җәйге чорга бурычлар турында сөйләде.
Безнең районның терлекчелек тармагына килгәндә, ул болай дип билгеләп үтте, кыска гына вакыт эчендә шактый алга китеш булды, бу район башлыгы Рәмис Сафиуллинның, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитәкче звеноларының үз эшләрен белеп башкарулары нәтиҗәсе. Шулай ук аерым хуҗалыкларның сөтчелек производстволарына анализ ясап, "уңай" һәм "тискәре" якларны әйтте. "Республика буенча тәүлеклек савым бер сыерга 14,4 килограмм тәшкил итә, минималь продуктлылык бер сыерга 10 килограммнан да ким булырга тиеш түгел", - дип таләп итте ул.
Баш санын һәм бозаулар үрчемен саклап калуга аерым игътибар бүлеп бирелде, бу яктан уңыш­лар гына телисе кала. "Сез һәр сыердан ел саен берәр бозау алырга, шул чакта хуҗалык табышлы, ә терлекчеләрнең хезмәт хаклары лаеклы булырга тиеш, бу да бик мөһим", - дип билгеләп үтте Нәҗип Нәкыйп улы. "Афәрин, шулай дәвам итегез!" - диде ул безгә карата.
РФ Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы программасы буенча якындагы 2-3 елда халыктан ясалма орлыкландырудан туган яшь терлекләр сатып алу тормышка ашырылачак. Министр урынбасары бу юнәлештәге эшне бүгеннән үк башлап җибәрер­гә тәкъдим итте.
Халык әйткәнчә, сыерның сөте телендә, һәм бу хәзерге вакытта һәрвакыттагыдан да көнүзәгрәк.
"Үткәннәрдә яшәргә ярамый, заман таләпләре белән бергә атлагыз", - диде үзенең чыгышында Казан дәүләт ветеринария медицинасы академия­сенең авыл хуҗалыгы терлекләрен тукландыру кафедрасы мөдире Фирая Әхмәтҗанова. Ул белгечләрне азык әзерләү һәм югары продуктлы сыерларны ашатуга заманча якын килү төрләре белән таныштырды.
Азык өстәмәләре һәм терлекчелек биналары өчен җиһазлар белән тәэмин итүчеләр дә хуҗалык җитәкчеләренә үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр.
Киңәшмәнең гамәли өлеше "Авангард" ҖЧҖ һәм "Колос" агрофирмасы" ҖЧҖ товарлыклы-сөтчелек фермаларында узды. Кунаклар бозаулату бүлегендәге, сөт ташлаткан сыерлар һәм башмак таналарны асрау технологиясендәге эшләрнең ничек оештырылуы белән таныштылар, ветеринария табибе бүлмәсен, сөт блогын һәм башка биналарны карадылар.
Нәҗип Нәкыйп улы терлекчеләр, механизаторлар белән аралашты, аларның эш шартлары, хезмәт хак­лары белән кызыксынды һәм киләчәктә уңышлар теләде.
"Республика хөкүмәте авыл хуҗалыгы территорияләрен үстерү һәм авыл халкына һәрьяклап ярдәм итү өчен күп төрле программалар тәкъдим итә, - дип билгеләп үтте семинар ахырында министр урынбасары. - Алардан оста итеп файдаланыгыз, тырышыгыз, күңел биреп эшләгез, шул чакта сез халыкны да туендыра алачаксыз, һәм үзегез дә акчалата керем алуга ирешәчәксез".
Фоторепортажны карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев