Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Заманнан калышмыйлар

Балаларга өстәмә белем бирү үзәгендә компьютер нигезләрен үзләштергән олы яшьтәгеләргә тантаналы шартларда сертификатлар тапшырдылар. Заман белән бергә атларга теләүчеләр елдан-ел арта бара. Бу юлы кырык кеше документлар алды. Тәтеш районы пенсия идарәсе начальнигы Ирина Большакова билгеләп үткәнчә, компьютердан ышанычлы файдалану зур мөмкинлекләр ача: табибка язылу, салымнарны түләү, кирәкле документларга заказлар...

Хезмәт ветераны Николай Курков шундый файдалы курслар оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм Александр Пушкин сүзләрен искә төшерде: "Без барыбыз да аз-азлап өйрәндек...". Шул "азның да" алар яшендәгеләр өчен җитәрлек булуын, хәтта белгәннәрен башкаларга да өйрәтә алуларын билгеләп үтте. Ә тел белгече-филолог Надежда Максимова, заманында Ирина Александровнаның укытучысы, үзем дә әле яңа гына укучы идем, дип шаяртты.

"Атлантида" клубы һәм балаларга өстәмә белем бирү үзәгенең "Ай корабы" берләшмәсе чыгышы җыелучылар өчен музыкаль бүләк булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев