Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Үзара салым нәтиҗәләрен күрәбез, уртак эшкә өлеш кертә алуыбызга сөенәбез”

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов гражданнарның үзара салым мәсь­әләсе буенча референдумда беренчеләрдән булып тавыш бирде.

 
(Тәтеш, 21 ноябрь, Тәтеш таңнары). “Районда яшәүчеләр үзара салым программасында актив катнашалар, акчаны нинди максатларга сарыф итәргә кирәклеген хәл итәләр, аларны якташлары – Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәйкәлен яңартып төзекләндерүгә, юллар төзүгә һәм ремонтлауга, урам яктырт­кычларын алыштыруга, территорияләрне төзекләндерүгә, чишмәләрне чистартуга юнәлтәләр, – дип уртаклашты Рәмис Хатыйп улы. – Үзара салым программасында катнашу безнең уртак йортны алга таба да төзекләндерү буенча мәсьәләләрнең бер өлешен хәл итәргә булышачак”.

Тәтеш пенсионерлары референдумга иртәдән үк ашыктылар. Шәһәрле Алексей Иванович Тәтештәге 1нче мәктәптә урнашкан сайлау участогы ачылгач, иң беренче булып килде. “Референдумда икенче тапкыр катнашам, һәм кабат “әйе” дип тавыш бирәм. Минем дә өлешем игелекле эшләргә китүен телим, – дип уртаклашты пенсионер. – Мин төп тәтешле, яраткан шәһәремнең үзгәрүен күрү мине сөендерә. Элек көзен һәм язын резина итекләрдән йөрдек, ә хәзер алар кирәкми, бөтен җирдә плитә һәм асфальт түшәлгән, матур чәчәкләр үсә, кичләрен бөтен шәһәр яктыртыла. Абыем авылда яши, аңа инде сиксән яшь, һәрбер елны үз өлешен кертеп, акча бирә. Үзара салым акчасына аларда юлларга вак таш түшәлүен, элек аннан бары тик тракторлар гына йөри алуын, хәзер балаларының җиңел машинада йорт янына кадәр кайтып туктый алуларына сөенүен белдерә. Шулай булгач, безнең барлык җыелган акча – күз алдында, файдага сарыф ителә”.

Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы базасында урнашкан сайлау участогында җанлылык хөкем сөрә. “Без үзара салым нәтиҗәләрен күрәбез, шуңа да уртак эшкә үзебездән зур өлеш кертә алуыбызга сөенәбез”, – диләр Алексей Иванов белән Андрей Китаев. “Шәһәр үз күренешен сизелерлек үзгәртә, ул һаман саен яхшыра һәм матурлана бара. Электр челтәрләрендә эшли башлаганыма берничә көн элек 29 ел тулды, шуңа да урам лампаларын яңага – энергияне аз сарыф итә торганга алыштыруларын теләр идем, – диде Алек­сей Павлович. – Әле тагын, шәһәрдә яңгыр сулары агу урыннары кирәк”. “Үзара салым акчасы бик мөһим эшләрдә файдаланыла. Шәһәрдә дә, районда да күп эшләр башкарылды, без яңа юлларга, тротуарларга, яктырткычларга сөенәбез. Киләчәктә дә шулай  бердәмләшеп пляж да төзербез дип уйлыйм”, – дигән фикерен белдерде хезмәттәше. Идиятуллиннар гаиләсе тавыш бирергә бөтен гаиләләре белән килгән. Ачыкланганча, алты яшьлек Самат та өлкәннәр белән бергә барлык мөһим чараларда катнаша. “Без һәрвакытта бергә, – дип ассызыклый гаилә башлыгы Айдар Фәнис улы. – Шәһәрнең Төньяк микрорайонындагы Космонавтлар урамында яшибез. Бездә яктырткычлар бик шәп: Апаска бара торган юлда да, Кама Тамагы юнәлешендә дә. Янәшәдә генә үзара салым акчасына төзелгән балалар өчен уен мәйданчыгы барлыкка килде – моның өчен без бик рәхмәтле. Микрорайоныбыз урамнарында шулай ук яхшы, тигез юллар булыр дип өметләнәбез. Тәтештә яшәве уңайлырак була бара”.

Бакырчы авыл җирлегендә референдум актив рәвештә барды. 2597нче санлы сайлау учас­тогы комиссиясе рәисе Луиза Семенова хәбәр иткәнчә, җирлек территориясендә тавыш бирү өчен ике пункт эшли. “Сайлау участогы” авыл клублары” программасы буенча төзелгән яңа күпфункцияле үзәктә урнашкан. Кешеләр киләләр, үз тавышларын бирәләр һәм бина буйлап экскурсия ясыйлар, матур үзгәрешләргә шатланалар”, – дип сөйли Луиза Степановна. “Үзара салым акчасына 2015 елдан Үтәмештә, Чуаш Чагылдымында, Чуаш Чурапанында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга обелисклар төзелде; чишмә, күпер ремонтланды, юллар төзекләндерелә, авылларда балалар мәйданчыклары барлыкка килә – һәм тагын башка күп кенә эшләр башкарыла, авыл кешеләре аларга үз бәясен бирә ала, – ди җирлек башлыгы Илдар Шәмсетдинов. – Кешеләр бирелгән акчаларының чыгымын тикшереп торалар, программа нәтиҗәләреннән канәгать”.

Льяш сайлау участогында беренче булып “Маяк” ҖЧҖ җитәкчесе Алексей Ахтонов тавыш бирде, Бисәрдә – фельдшер Зоя Канашова. “Үзара салым программасы буенча җыелган акчага торак пунктларда суүткәргечкә ремонт ясау, видеокүзәтү урнаштыру, урам яктырткычларының өзек­лекләрсез эшләвен тәэмин итү планлаштырыла. Ямбактыда һәм Льяштә зиратны коймалап алуны төгәлләргә кирәк”, – диде җирлек башлыгы Ирина Тихонова. Олы Тархан җирлегендә яшәүчеләр гражданнарның үзара салым программасында катнашу еллары эчендә авыл җирлекләре  төзекләндерүгә кертелгән гомуми суммасы 4 миллион 356 мең 250 сум тәшкил итә. Шуның 3 миллион 485 мең сумы, гражданнар җыйган сумманы дүрт тапкыр арттыра торганы, финанслау кысаларында республика бюджетыннан бүлеп бирелгән. “Юллар елдан-ел яхшыра бара. Мин Гончаров урамында яшим, баламны ремонтланган юлдан авылның икенче башында урнашкан балалар бакчасына һәр көнне илтәм, һәм моңа шатланам гына. Авылда балалар мәйданчыгы төзеделәр, паркны төзекләндерделәр, зиратны тәр­типкә китерәләр, урамнарга вак таш түшиләр. Авылда төнлә белән якты, безнең кечкенә генә тык­рыкта да урам яктырткычлары яна. Мин үзгәрешләргә бары тик сөенәм генә”, – дип уртак­лашты Лилия Баһавиева.

Тәтешлеләр балаларның килә­чәге өчен тавыш бирәләр. Тәтештәге 2нче урта мәктәптә урнашкан сайлау участогына төрле яшьтәге кешеләр берәмләп тә, гаиләләре белән дә килделәр. Ирле-хатынлы Алена һәм Роман Голод сайлау участогына беренчеләрдән булып керделәр. “Шәһәребезне төзекләндерү кызыксындыра, биредә балаларыбыз яшәячәк, шуңа күрә программада катнашу – ул аларның киләчәгенә өлеш кертү”, – дип уртаклаштылар алар. Тойкиннар гаиләсендә Тәтештәге 1нче урта мәктәптәге сайлау участогына бөтен гаиләләре белән бару матур гадәткә әверелгән. “Бүген аларның киләчәге өчен тавыш бирәбез, – диләр әтисе белән әнисе, дүрт-биш яшьләр тирәсендәге кызга күрсәтеп. – Балалар өчен акча кызганыч түгел, уен, спорт мәйданчыклары, бөтен гаилә белән ял итәрлек урыннар күбрәк булсын иде”.
Материалларны гәҗит хәбәрчеләре әзерләде 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев