Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Үзара салым программасы ничек тормышка аша: Кошки-Новотимбаево авыл җирлеге

    Кошки-Новотимбаево авыл җирлегендә яшәүчеләр үзара салым программасының уңышлы нәтиҗәләрен күрәләр.

    (Тәтеш, 20 сентябрь, «Тәтеш таңнары», Галина Тазетдинова).  Ул эшли башлаганның беренче елында республика субсидияләре хисабы белән җыелган акча Максимовка, Чуаш Тайбасы зиратларын әйләндереп алуга һәм Кошки-Новотимбаевода суүткәргеч челтәрен яңартып төзүгә киткән. Икенче елын авыл кешеләре акчаның күп өлешен Кошки-Новотимбаево авылын су җайланмасы белән тәэмин итү өчен файдаланырга карар иткән. Аңа геодезик эзләнүләр, инженерлык-эко­логия эзләнүләре, суны лаборатор тикшерү, су үткәргеч челтәрләрен яңартып төзүгә документлар эшләү кергән. Максимовка, Починка-Новольяшевода зиратларны төзекләндерү буенча эшләр дәвам иттерелгән, анда тимер капкалар урнаштырылган. Починка-Новольяшево һәм Кульметьевкада кешеләрнең уңайлылыгы һәм иминлеге өчен урамнарга диодлы яктырткычлар куелган. 2017 елда су белән тәэмин итү буенча эшләр дәвам иткән, Салмановкада җәяүле күпере ремонтланган, Чуаш Тайбасында урам яктырткычлары урнаштырылган, биредә үк һәм Максимовкада зират төзекләндерелгән, акчаның бер өлеше барлык торак пунктлар буенча ху­җалык кирәк-яракларына са­рыф ителгән. Җиңүнең 73 еллыгына Чуаш Тайбасында истәлек Обелискы төзелеше өчен материал сатып алганнар, ул быел 9 Майда тантаналы рәвештә ачылган. “Респуб­лика программалары эшли башлаганнан бирле аның уңай нәтиҗәләре күренә, – дип уртак­лашты Кошки-Новотимбаево авыл җирлеге баш­лыгы Сергей Гаврилов. – Авылда кешеләрнең аңа елдан-ел күбрәк ышаныч белдерүләрен бил­геләп үтәсе килә. Быел без 171 мең сум җыйдык, финанслау 684 мең сум тәшкил итте. Күчерелгән акчалар Кошки-Новотимбаевода юллар төзекләндерүгә, Чуаш Тайбасында, Максимовкада зиратларны коймалап алуга һәм башка кичектергесез ихтыяҗларга сарыф ителәчәк”.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: