Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзегезнең малларны саклагыз

Татарстандагы районнарның берсендә дуңгызларның африка чумасының кискен йогышлы вируслы чире кабынып китүе теркәлгән.

(Тәтеш, 1 ноябрь, "Тәтеш таңнары", Мария Храмова). Россиядә дуңгызларның африка чумасы чире 10 ел элек диярлек теркәлгән булган. Хайваннарның Халыкара классификация чирләре буенча аеруча да куркынычлылар исемлегенә кергән йогышлы вируслы чир дәваланмый, аңа каршы вакцина юк. Инфекция таралуны бары тик бер ысул – дуңгызларның африка чумасы кабынып киткән районда барлык дуңгызларны юк итеп кенә туктатып була. 

Дуңгызларның африка чумасы вирусы кеше гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырмый. ­Тәтеш районының дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Рәмис Гарипов йорт хуҗаларына мал-туарларның зарарлануына юл куймау ­чаралары турында искә төшерде. 

“Үзегезнең хуҗалыкка чит-ятларны кертмәгез. Дуңгызларны ябып асрау тәртибенә күчерегез, – дип мөрәҗәгать итте тәтешлеләргә Рәмис Әхмәт улы. – Дуңгызларны терлекләр һәм пешермәгән азык калдыклары белән ашатмагыз. Дуңгызларга һәм алар асрала торган биналарга кан эчүче бөҗәкләргә каршы 10 көнгә бер тапкыр эшкәртү уздырыгыз, кимерүчеләр белән көрәшү чараларын күрегез. Ишегалдында мал чалмагыз, суяр алдыннан тикшерелмәгән итне, чалган продуктларны дәүләт ветеринария хезмәте белгечләре тарафыннан ветеринария-­санитария тикше­рү­ләре үткәрмәгән килеш сатмагыз. Дуңгыз итеннән ясалган продукцияләрне, дуңгызларны һәм аларга азык­ларны санкциясез сәүдә урыннарыннан һәм ветеринария документларыннан башка сатып алырга ярамый. Ветеринария белгечләре уздыра торган ветеринария тикшерүе, вакцина ясау (дуңгызларның классик чумага, тире кызару чиренә каршы) һәм башка эшкәртүләр өчен дуңгызларның баш санын һичшиксез күрсәтегез. Үлгән яки мәҗбүри рәвештә юк ителгән дуңгызларның итен эшкәртү катгый рәвештә тыела”.

Белгеч кисәтә: әгәр хайван чирләсә яки үлсә, кичекмәстән районның дәүләт ветеринария ­берләшмәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев