Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Жуковода халык җыены булып узды

Бу мәдәният йортына килүчеләрнең барсы өчен дә чын бәйрәмгә әйләнде. Фойеда җирле осталарның декоратив-кулланма сәнгать әйберләреннән күргәзмә оештырылган, өстәлләрдә калачлар һәм чәкчәкләр, сәхнәдән күңелле җырлар һәм бию көйләре агыла.

Президиумга узган район башлыгы Рәмис Сафиулловны зал көчле алкышлар һәм хуплау сүзләре белән каршылады. Җавапка - ихлас елмаю һәм җылы сәламләү сүзләре: "Биредә барыгыз да туганнар кебек, һәммәгезне дә яратам, йөрәгем һәм күңелем һәрвакыт сезнең белән".
Бу көнне Жуково җирлегендә яшәүчеләр, аңа биш авыл керә, барсы да килгәндер кебек тоелды. Җирлек башлыгы Андрей Тегулев билгеләп үткәнчә, яшәешне тәэмин итү өчен әлеге муниципаль берәмлек территориясендә социаль-мәдәни объектлар, дәвалау һәм мәгариф учреждениеләре бар.
Биредәге кешеләр хез­мәт сөючәннәр һәм үз­ләренең балалары өчен янып-көеп яшиләр, узган ел җирлек юкка гына бер миллион сумлык грант отмаган бит һәм ул киләчәктә авылны төзекләндерүгә тотылачак.
Сала халкының җитешлеген арттыру юлларының берсе аларның шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү программасында катнашты. "Тәкъдим ителгән программалардан активрак файдаланырга кирәк, алар районда 27", - дип билгеләп үтте Рәмис Хатыйп улы.
Әле күптән түгел генә хәзерге район башлыгы җитәкләгән "Колос" агрофирмасы" ҖЧҖ шушы авыл җирлеге җирләрендә эшли һәм уңышлы үсә бара. Докладчыларның һәркайсы үзенә ышанып тапшырылган учреждениеләрне матди-техник тәэмин итүдә зур ярдәме өчен аңа рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Генераль директор урынбасары Радик Йосыпов әйтеп үткәнчә, "Колос" һәм "Р. Г. Сафиуллова" КФХ җитәкчелеге ел саен хәйрия максатларына ике миллион сумнан артык бүлеп бирә. Финанслар һәм хезмәт ресурслары белән оста идарә итү күрсәткечләре шул була түгелме соң? Узган ел хуҗалык игенчеләре гектардан 40,6 центнер бөртек, 490 центнер чөгендер алганнар, терлекчеләр 2392,3 тонна сөт җитештергәннәр. Акча кереме 284 миллион 426 мең сум тәшкил иткән. Биредә эшләүче авыл халкы лаеклы хезмәт хакы (бер кешегә уртача 22 мең сумга якын) алу белән беррәттән, предприятие хисабына Россия санаторийларына һәм чит илләргә юлламалар белән дә бүләкләнәләр. Узган ел күп эшләнгән, әмма киләчәктә башкарасы эшләр дә бихисап: Жуково, Кызыл Тархан, Сумароково зират коймаларын ремонтларга; Жуково һәм Кызыл Тархан урамнарындагы фонарьларны алыштырып бетерергә; спорт
мәйданчыклары төзергә. Район башлыгы өстәп әйткәнчә, авылларда парклар зоналарын төзекләндерү, чүп-чар җыю мәйданчыгы турында да уйларга кирәк.
Кызылтарханлыларның авырткан урыны - юллар һәм күпер, иоковолыларның - суүткәргечләрне ремонтлау. Зур чыгымнар сорый торган әлеге проблемаларны үзара салым һәм йөз процент акча җыю юлы белән хәл итәргә мөмкин.
Җыенда катнашкан ТР юстиция министры Лариса Глухова авыл халкы­ның уңышлары өчен сө­енде, аларга сәламәтлек һәм максатларына ире­шүләрен теләде.
"Эшләячәкбез, төзиячәкбез, үсешкә ирешәчәкбез, сезгә ышанам, булды­ра алганча ярдәм итәрмен", - диде, зур ышаныч белән Рәмис Сафи­уллов.
Авыл хуҗалыгы производствосының 64 алдынгысына кыйммәтле бүләкләр тапшыру әлеге чараның күңелле йомгак­лау нәтиҗәсе булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев