Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Зиннур Хөсниярдан: Әхлак, матурлык, сафлыкны берәүнең дә инкяр иткәне юк әле...

    ”Хур кызлары” романы һәм аның авторы Зиннур Хөсниярдан укучыларның сорауларына кайбер җаваплар.

    (Тәтеш, 15 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). 

    Роман басылып чыкканга әле ярты еллап кына вакыт узса да, берничә тапкыр китап укучылар конференциясе оештырганнан соң романга карата һәм автор адресына укучылардан байтак сораулар җыелды. Хәл кадәренчә шуларга җавап бирергә  мин үземне бурычлы дип саныйм.
    Романның кыскача эчтәлеге түбәндәгеләрдән гыйбарәт. Баш герой гыйффәтле, саф кызның әнисен кияүгә чыгар алдыннан чикләвек урманында кала хулиганнарының көчләү тарихы сөйләнелә. Булачак кияү кыздан баш тартмый. Аларның Зөбәйдә атлы бик матур кызлары дөньяга килә.

    Зөбәйдә романның төп герое буларак бирелә, дидек. Бу гыйффәтле, саф кыз, нинди генә бәла-казаларга юлыкса да үзенең кызлык намусын саклап кала.  Ахыр чиктә ул беркемгә дә кирәк булмый! Романдагы башка кызлар, Зөбәйдәнең авылдашлары, туганнан туганнары фахишәлек юлы белән акча эшләргә керешә.
    Җырчы булырга хыялланган яшь кызларны бай абзыйлар төрле юллар белән үзләренең “кармакларына” эләктереп, ярдәм итәбез, синнән йолдыз ясыйбыз дип,  алардан “трофей хатын”нар ясарга исәп тоталар. Кайберләре, гомер иткән хатыннарын аерып,  әлеге яшь кызларга өйләнә дә, ләкин күбесе,  алда әйтелгәнчә,  ул балаларны “трофей хатын” сыйфатында гына тота. Романда автор берсен дә гаепләү ягында түгел, әсәрдә бары характерлар сурәтләнә, ачы язмышлар тасвирлана. 

    Романның төп идеясе : “Дөньяда татар кызы дигән матурлык бар! Дөньяда татар кызы дигән сафлык һәм горурлык була!”
    Әлеге әсәрне язу миңа рәхәт булды; язучының иң бәхетле чагыдыр бу – тиз яздым. Әмма андагы материалны гомер буе өйрәндем. “Материал” бик четерекле бит: яшь кызлар, аларның холкы, максат-ниятләре. 
    Бер әңгәмә вакытында татарның проза өлкәсендә хәзер дә алтын баганасы булган күренекле әдибе Әмирхан Еники миңа: ”Матурлыктан беркемнең дә баш тартканын ишеткәнем юк әле”, – дигән иде.

    Әмма бер хис мине әле дә эзәрлекли, ул – автор хакында укучыларның мең дә бер кичәгә торырлык  уйлары. Кайберәүләр, китап укучылар конференциясеннән соң, мине почмакка кысып: ”Син чынлап та “не того” дип, ягъни үзең дә “правильный коммунист” түгел, юлдан язган кызлар турында бик белеп язасың, тик аларны гаепләмә,  диделәр. Иии, кызлар, дидем. Ник гаеплим! Бары яратам гына. 
    Дәвамы бар.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: