Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зирәклек яшәргә ярдәм итә

Алтын туй кебек шундый матур вакыйгаларны билгеләп үтүче гаиләләр хөрмәт һәм соклануга лаек. Насретдиновлар гәҗит хәбәрчеләренә үзлә­ренең мәхәббәт тарихын сөйләделәр.

(Тәтеш, 16 март, "Тәтеш таңнары", Мәдинә ИБӘТУЛЛИНА, фото Насретдиновларның гаилә архивыннан).  Гаять зур дөньяда ике яшь йөрәк ничек итеп бер-берләрен табалар соң?

Кайда һәм кайчан таныштыгыз дигән сорауга, беренче булып, гаилә башлыгы җавап бирде.
“Танышкан чакта мин Казандагы авыл хуҗалыгы институтында өченче курста укый идем. Факультетта комсомол комитетына җитәкчелек иттем, утырышта мин уку секторы өчен җаваплы итеп сайланган беренче курстагы Әлфияне күрдем, ул беренче караштан ук үзенә җәлеп итте – оялчан, калын толымлы. Шул чакта, кулдан ычкындырмыйм, дип уйладым. Һәм шунда ук аңа кичке биюдә очрашырга тәкъдим иттем, – дип искә төшерә Мидхәт Гәрәй улы. – Актлар залында көй яңгырый, студентлар күп, ә мин төркем арасыннан танышымны эзләргә тырышам, әмма озын толымлы кызны тапмыйм. Кинәт модалы итеп киселгән чәчле бер студентка күзем төште. Якынрак килдем... Әлфия! Баксаң, аны беренче очрашу дулкынландырган һәм ул, ошарга теләп, чәчтарашка барган”.

Шул вакыттан алып яшьләр аерылмыйлар. Мидхәт укуын тәмамлап, икътисадчы дипломы белән билгеләнеш буенча Биектау районындагы “Муса Җәлил” колхозына бара. “Урнашам да, без өйләнешәбез”, – дип вәгъдә итә ул үзенең сөйгәненә. Бер айдан соң, бу 27 февраль була, рәиснең “Волга”сын алып, кәләшен Казаннан авылга алып кайта. Икенче көнне үк язылышалар. Туйны бераз соңрак, Мидхәтнең кече ватаны Буа районында уздыралар. Октябрьдә армия­гә чакыру кәгазе килә. Ире Төньяк флотта хезмәт иткәндә, Әлфия аның хатларын укып, бала тууын көтеп яши һәм укуын дәвам итә. Мидхәт часть командованиесе тарафыннан тәкъдим ителгән отпускасында кулына сабый күтәргән хатынны бала тудыру йортыннан гаять зур кызыл лаләләр гөлләмәсе белән каршы ала. 

Яшь гаилә Мидхәтнең кече ватанындагы “Үрнәк” колхозына эшкә урнаша. Вакытлар узу белән икенче нарасыйлары – уллары туа. Танышы Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында икътисад укытучысына вакантлы урын бар дип әйткәнчегә кадәр, барысы да үз агымы белән бара. Һәм, ир белән хатын бер карарга килеп, 73нче елның октябрендә Тәтешкә күченәләр. Мидхәт Гәрәй улы техникумда эшли башлый, Әлфия Гәрфи кызы көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатына баш бухгалтер булып урнаша. Көч-куәте ташып торган укытучыны 5 елдан соң “Заря” колхозы рәисе итеп билгелиләр. Еллар үткән саен хезмәт кенәгәсендә язулар барлыкка килә: “Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы директоры”, “Май заводы директоры”, “Тәтеш районы контроль-хисап палатасы директоры”.

“Мидхәт, үзеңнең ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, хезмәт ветераны, Мәскәүдә узган Колхозчылар съездында делегат  булуыңны, “Казанга 1000 ел” медалең барлыгын әйтергә онытма”, – дип өсти берникадәр уңайсызланып елмайган Әлфия Гәрфи кызы.

Хатыны гаилә өчен юл күрсәтүче маяк була һәм хәзер дә шулай. “Эш һәм мәшәкатьләр һәрвакытта җитәрлек булды, – ди ул, – бары тик бер-беребезгә тагын да якынайдык кына”. 
“Әти-әниләребез бик игелекле, гадел кешеләр, остазлар – алар безгә үрнәк булып торалар! – ди алтын юбилярлар турында киленнәре Регина. – Безне, балаларын, оныкларын, оныкчыкларын яратучы, кайда гына булсак та безнең өчен борчылучы ике алтын күңелле кеше. Аларның зирәклеге безгә яшәргә һәм дөрес карарлар кабул итәргә ярдәм итә”.

Насретдиновларның туйлары әле кичә генә булган кебек тоела, һәм менә инде ярты гасыр үтеп тә киткән, ләкин әлеге гаиләдә бәхет моңа карап һич кенә дә кимеми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев