Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Зәлидә”нең исеме җисеменә туры килеп тора

Олы Тормының “Зәлидә” фольклор ансамбле утыз ике ел инде авылдашларын, район халкын, җирлеккә килгән кунакларны матур җырлар һәм ипи-тоз белән каршылый.

(Тәтеш, 27 ноябрь, “Тәтеш таңнары”, Сания Сәмигуллина). Шушы вакыт эчендә коллектив авылдашларын борынгы татар халык җырлары белән таныштырган һәм борынгы көйләребезнең моң дөньясына алып кергән. Ансамбльнең сәнгать җи­тәкчесе Розалия Хә­би­буллина әйтүенчә, аның башлап йөрүендә җыр­ларга бай тату коллектив оешкан. 

Әлеге иҗат төрке­мен­­­дә башта Фәүзия Гыйс­мәтуллина, Рәмзия Мө­хәммәтуллина, Розалия Хәбибуллина, Гөлсинә Сафиуллина, Фәинур Мө­хәммәтҗанова, Әлфия Гыйззәтуллина, Рәмзия Гыйззәтуллина, элекке мәдәният хезмәткәрләре Маһинур Шәйхетдинова белән Рузинә Гатауллина чыгыш ясаган. Аннары, кайберләре инде олыгая бару сәбәпле, иҗат төркеменә йөргән апаларны яшь буын алыштырган. Миләүшә Салихова, Хәмдия Салихова, Рәмзия Гыйззәтуллина, Илсөя Хәйруллина, Фәния Җәләлетдинова, Зөлфирә Насыйбуллина, Гөлшат Нигъмәтуллина, Розалия Хәбибуллина, Рушания Мусина, Миләүшә Салихова кабатланмас тавышлары, моң-көйләре белән авыл һәм район сәхнәсен ­яулаган. 
“Районда иң беренче булып, 1988 елның 8 мартында безнең Олы Тормыда “Зәлидә” ­ансамбле оешты. ­Чыгышларыбыз борынгы җырлар, бию­ләр,  сәхнәләштергән кү­ренешләр, ­такмак­лар белән үрелеп ­барды. Аларның барысын да авылның иң өлкән кеше­ләреннән сорашып, үзем җыйдым, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Розалия Барый кызы. – Аннары инде Тәтештә, район авылларында концертлар күрсәттек. Сценарийларны каяндыр эзләп алмыйм, тормыштан чыгып, барысын да үзем төзим. Аларны өлкәннәрдән сорашып-белешәм. Әле менә коронавирус аркасында бераз эшебез тукталып тора. Аңа кадәр клубта авылдашларның туган көннәрен, парлылар­ның бергә гомер итүләренең юбилейларын, өйләнешүче яшь парларның никахлашуын билгеләп үтеп, аларга изге теләкләр белән матур җырларыбызны башкара идек. ­Барысы да җайлангач, янә “Зә­лидә”ләр бергә җыелып сәх­нәгә чыгарбыз, дип өметләнәм”.  

“Зә­лидә” ансамбле һәр чарада катнашып, матур җырлары белән авылдашларны ял иттерә”, – диде мәдәният йорты директоры Рушания Мусина  мактау сүзләрен белдереп.
Розалия апа әйтүенчә, “Зәлидә” исемен алар татар халкының бик матур зәлидә уеныннан чыгып сайлаган. Бу хакта әйткәндә Розалия апа үзе дә биниһая моңлы тавыш белән “Зәлидә”не сузып җырлап та күрсәтте. Чынлап та, төркемдә кат­нашучыларның үз­лә­ре һәм аларның кабатланмас тавышлары кебек, гаҗәеп матур җыр яңгырады. “Зәлидә”нең исеме җисеменә туры килеп тора, дигән уй килде күңелемә. 

“Зәлидә” сәхнәдә чыгыш ясый./ФОТО ГӘҖИТЕБЕЗ АРХИВЫННАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев