Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзләрен кирәкле дип хис итәләр

Дахия Хәбибуллина Олы Тормы почта элемтәсе бүлегенә өч ел җитәкчелек итә һәм күңеле яраткан эшне таптым, дип раслый.

(Тәтеш, 20 октябрь, "Тәтеш таңнары", Лина Тихонова, фото Хәбибуллиннарның гаилә архивыннан). Ә почтада эшләү теләге аның күптәннән барлыкка килгән, декрет ялында булган хезмәттәшен ике ел дәвамында вакытлыча алыштырган чакларда. “Миңа кешеләр белән аралашу, төрле кызыклы бас­малар тәкъдим итү ошый иде, документлар белән дә эшләү җиңел булды, – дип сөйли Дахия Вазыйх кызы. – Эштән китәр вакыт җиткәч, хезмәт урыны бушаса, бик теләп кире киләм дип үтендем. Шулай булып чыкты да – өч ел инде мин үз урынымда”. 

Ул хат ташучы Рушания Вәлиуллина белән эшли, аның эш стажы – кырык елдан артык. Дахия Кече Тормыда яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә, ә ­Рушания – Олы Тормы һәм Чолыдагыларга. 

“Кече Тормыга кадәр вак таш белән юл салулары әйбәт булды, – дип сөенә Дахия Вазыйх кызы. – Авылда да юллар төзекләндерелә, чөнки бу безнең өчен бик мөһим. Кышын шулай ук карны чистарталар – безнең юлчыларга рәхмәт”. Участокка кадәр юл якын түгел – биш чакрым диярлек, шулкадәр үк кире дә кайтасы, шуңа күрә  ире мөмкинлек булганда хатынына ярдәм итә. “Хат ташучының сумкасы җиңел түгел – гәҗит-журналлар, коммуналь хезмәтләр өчен исәп-хисап кәгазьләре, пенсияләр, – ди элемтә хезмәткәре. – Моңа өстәп әле тагын алдан әйтеп куелган азык-төлек һәм беренчел кирәкле товарлар да керә, сату буенча планны вакытында үтибез”.   

Хатын-кызлар авыл кешеләренең үзләрен ягымлы итеп каршылавы турында уртак­лашты.
“Аеруча да өлкәннәр, – дип өстәделәр әңгәмәдәшләрем. – Аларның аралашасы килә, кайчакларда нәрсәне дә булса аңлатуны үтенәләр, чәй эчәргә дә чакыралар. Бераз сөйләшкәч, тагын юлга кузгаласың”. 

Хат ташучыларның счетчиклардан күрсәткечләрне үзләре язып алган, түләүләрне рәсмиләштергән вакытлары да булгалый икән, алар әйтүенчә, кешеләргә булышырга кирәк.
Без район “Тәтеш таңнары” гәҗитен яздырулары хакында да кызыксындык. 

“Яшьләр сезнең басманы күбрәк интернеттан укый, әлбәттә, ә урта һәм өлкән яшь­тәге кешеләргә кулга алып уку ошый. Һәрбер сүзне укырга һәм тоярга кирәк, тагын бер кат кулга алырга, фотосурәтләрне карарга мөмкин, – диде Дахия Вазыйх кызы. – Гадәттә абунә планын үтибез,  аңлаганнары өчен якташларга рәхмәт. Киләсе ярты еллык­ка да үзебезнең тугры укучыларыбыз һәм яңа язылучыларга өметләнәбез, вакыт  бар әле”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев