Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзләрен сакларга өйрәтегез

Укучыларны мәктәп каникуллары вакытында иминлек белән тәэмин итү – ата-аналар, педагог­лар һәм полицейскийлар өчен өстенлекле бурыч.

(Тәтеш, 31 октябрь, Тәтеш таңнары, Алинә НУРИЕВА). Укучыларны мәктәп каникуллары вакытында иминлек белән тәэмин итү – ата-аналар, педагог­лар һәм полицейскийлар өчен өстенлекле бурыч.

Бәла-каза балаларны һәр җирдә сагалап торыр­га мөмкин: юлларда, сулыкларда, уен мәйданчыкларында, ишегалларында, көнкүрештә. Алар иминлегенең төп кагыйдәләре һәм шартлары: балаларыгызның буш вакытлары булу проблемасын хәл итегез; балалар белән аерым әңгәмәләр үткәрегез, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатыгыз, боларны үтәү аларның сәламәтлеген һәм гомерен сакларга ярдәм итәчәк. Ата-аналар балага үз-үзеңне тоту куркынычсызлыгының катлаулы булмаган кагыйдәләрен ешрак искә төшергән саен, аларның моны истә калдыру һәм авыр хәлләрдә үзләрен дөрес тотарга өйрәнү ихтималы зур. Мәктәп укучыларының көзге каникуллары җиткәнлектән, район полициясе шоферларны игътибарлы һәм уяу булырга чакыра, ә җәяүлеләргә төп кагыйдәне – юлны аркылы чыккан вакытта, хәтта күрсәтелгән урын булса да, җәяүлеләр кичүенең куркынычсызлыгына инанырга кирәклеге турында искә төшерә. Яшь җәяүлеләр болытлы көзге һава торышында иминлекләрен арттыручы, киемгә эләктерелгән яктылык кайтаргычлар хакында онытмасыннар иде. Дәүләт автоинспекциясе ата-аналарга үз балаларын тикшереп,  аларның юлларда үзләрен ничек тотуларын күзәтсеннәр иде дигән үтенеч белән мөрәҗәгать итә. Һәм, әлбәттә инде, иң нәтиҗәле тәрбия – өлкәннәрнең үрнәге. Балаларның урамда үз-үзләрен тотышы ата-аналарның аңлылыгы, шәхси культурасы һәм тәртиплелегенә бәйле.

Исегездән чыгармагыз, баланың гомере, сәламәтлеге өчен җаваплылык тулысынча ата-­аналар өстендә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев