Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзләренә җәза биргәннәр

Автомобиль йөртү осталыгына өйрәтүне тизләтү теләге тәтешлеләрнең кесәләренә суккан.

Көньяк микрорайон ягыннан шәһәрне әйләнеп уза торган юлдан Людоговкага таба баручы машинаның тизлеге, сәгатенә 30 километр чамасы, ЮХИДИ хезмәткәрләренең игътибарын җәлеп иткән. Өстәвенә, шоферның да машинаны ышанычсыз йөртүе сизелеп торган. Куып узып киткәндә руль артында - туташ, ә уң якта пассажир урынында олы яшьтәге ир-ат утыруына инаналар. ЮХИДИ автомобилен күргәч, авария сигналын кабызып, машина юл кырыена туктый һәм пассажир белән шофер тиз генә урыннарын алышалар. Видеокамера боларның барсын да яздырып ала.
Әти кешенең автомәктәптә укучы кызын машина йөртергә өйрәтүе икән. Аның аңлатуынча, кырда кар, шуңа да трассада йөрергә туры килә. Түбәндәге арифметик гамәл я елатачак, я көлдерәчәк. Чөнки транспорт йөртү хокукы булмаган кызына рульне ышанган әтисенә 30 мең сум штраф түләргә кирәк булачак. Кызга, шоферлык таныклыгыннан башка руль артына утырган өчен, аз дигәндә 5 мең сум. Һәм, шуңа автомәктәптә укыган өчен түләүне - 27 мең сумны да кушсак, түгәрәк сан килеп чыга.
Бездә йөртергә өйрәтү өчен махсус автодром бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев