Зур Әтрәч авылына Данис Шакиров килде
-----
Зур Әтрәч авылына Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров килде.
– Данис Фәнис улы авылдашыбыз Юнысов Васыйл абыйга "Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен" медале тапшыру нияте белән килде. Аны озата килүчеләр арасында "Интерноциональ хатын-кызлар берлеге" ТИО вице-президенты, Бөтендөнья татар конгрессының Тәтеш җирле бүлеге җитәкчесе Рима Сафиуллова, районның татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова, педагогика хезмәте ветераны Сәлимә Арсланова бар иде.


Зурәтрәчлеләр әйтүенчә, мәртәбәле кунакларны җирлеккә аяк басуга авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче Алсинә Фәйзуллина җитәкчелегендәге "Ак чәчәкләр" ансамбленең үзешчәннәре милли киемнәрдән һәм татлы бавырсак белән каршы алдылар.
Ансамбль башкаруындагы дәртле җырлар очрашуга бәйрәм рухы өстәде.


Кунаклар чишмә суыннан күмер самавырында кайнатылган мәтрүшкәле чәй эчеп сыйландылар.
– Рима Гомәр кызы Әтрәч халкының кунакчыл булуын билгеләп үтте, беренче тапкыр җирлеккә аяк баскан көннәрен якты хатирәләр белән искә төшерде.
Данис Шакиров "баскан җирдән ут чыгаручы" үзешчәннәргә соклануын белдерде. Милләтебезнең "йөзек кашлары" белән очрашу күңелләрдә әйтеп бетерә алмаслык якты һәм җылы хис булып кереп урнашты. Үз халкы өчен янып-көеп йөрүче якты күңелле шәхесләр булганда татар халкы яшәр әле. Бу очрашу якты тәэсирләр калдырды, - диде Алсинә Фәйзуллина.


фотоларны Алсинә Фәйзуллина тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев